15 май 2016 яңалыклары
-
Илмас+Венера= виртуаль мәхәббәт - "Әтнә таңы"
Гөлсинә апа редакциябезгә үзе шалтыратты. «Кызым егете белән бер елдан артык уртак фикергә килә алмый. Алга таба ничек яшәргә, безнең гаилә хәлләренә сез генә ачыклык кертә аласыз», - дип, үзләренә чакырды. Ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлыклар, гаилә мөнәсәбәтләрен хәл итәргә атлыгып тормасак та, укучыларыбыз бик сорагач, бармый булдыра алмадык. Ә...
-
Китапханәчеләр "Әтнә таңы"н ярата
Әтнә Үзәк-Китапханәсе: Барыбызның да яраткан "ӘТНӘ ТАҢЫ" газетасы үзенең 25 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Газетаның күптәнге дуслары буларак, тантаналы кичәне яратып, сөенеп, горурланып карадык. Күпме укучысы, хәбәрчеләре, "Әтнә таңы"ның күптәнге, ышанычлы дуслары килгән иде. Никадәрле җылы хатирәләр, ихлас сүзләр сөйләнде. Татарстан Журналистлар союзыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан кайткан кунаклар, күрше район...
-
Гомергә сузылган мәхәббәт -"Әтнә таңы"
Поездда барабыз. Күрше эскәмиядә 70-75 яшьләр тирәсендәге ирле-хатынлы карт белән карчык баралар. Бабайны әби күз уңыннан да ычкындырмый, башта аяк киемнәрен салдырып, картына башмаклар кидерде. Аннары иренә чалбарын салырга булышты, аны төреп куйды. Ул да түгел, бабаена кыяр, помидор кисеп, тозларына кадәр үк сибеп тоттырды. Азрак баргач, чәен ясап эчертте,...
-
Ишеттегезме? Җамала Евровидение бәйгесендә җиңү яулады
14 май кичендә Стокһолм шәһәрендә узган 61нче Евровидение бәйгесендә Украина вәкиле, кырымтатар җырчысы Җамала беренче урын яулады. Икенче урында - Австралия, өченче урынны Русия вәкиле казанды. Беренче урынга Украинадан кырымтатар җырчысы Җамала иреште. Ул кырымтатар депортациясенә багышланган "1944" җыры белән 534 балл җыйды. Җамала җырны инглиз һәм кырымтатар телләрендә башкарды....