Раббыбызны “бабай” сүзе өстәп телгә алып, гомерлек сабак, гыйбрәт алган
Җәмгыять

Раббыбызны “бабай” сүзе өстәп телгә алып, гомерлек сабак, гыйбрәт алган

Тумышы белән Иске Шимбердән булган, бүгенге көндә Өшкәтә авылында яшәүче Фидания апа Гыйниятуллина: “Мин Хозыр гәләйһиссәләмне күрдем”, - дип шаккатырды.

Авылдагы фермада эшли ул. Яшьләр үзара әңгәмәдә Раббыбызны “бабай” сүзе өстәп телгә алалар. Монысы бер хәл, сүзгә оста Фирдания шунда:
– Бабае булгач, әбие дә бардыр инде аның, – дип куя.
Рәхәтләнеп көлешәләр дә шуның белән бу кич узып та китә. Тик төн бар бит әле.
– Төнлә төш күрдем, имештер, фермадан эштән кайтып киләм. Шунда каршыма чалмалы, яшел чапан кигән бабай килеп чыкты. Куркырлык берни дә әйтмәде, тик бармагы белән төртеп, шелтәләп: “Икенче алай әйтмә”, дип кисәтте. Курыктым. Ни өчен әйткәнен шунда ук аңладым, – ди ул.
Менә шулай итеп гомерлек сабак, гыйбрәт алган ул. Раббыбыз белән бәйле рәвештә теләсә-нәрсә сөйләп шаярырга да ярамый шул.


Нет комментариев