Горурлык хисе
Сибгат Хәким музее зур илебезнең кечкенә генә бер җиренә урнашкан. Бу җирдә кара урманнар да, биек таулар да, зур сулар да юк. Җире дә кара туфраклы түгел - комлы-ташлы. Әмма бу җирдә тырыш, эш сөючән, татар җанлы кешеләр яши. Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрҗанның да балачагы, мәктәп еллары, яшьлеге шушы...
Сибгат Хәким музее зур илебезнең кечкенә генә бер җиренә урнашкан.
Бу җирдә кара урманнар да, биек таулар да, зур сулар да юк. Җире дә кара туфраклы түгел - комлы-ташлы. Әмма бу җирдә тырыш, эш сөючән, татар җанлы кешеләр яши.
Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрҗанның да балачагы, мәктәп еллары, яшьлеге шушы кешеләр арасында үтә. Аның бөтен тормышы авыл, аның табигате, кешеләре белән бик нык бәйләнгән.
Лена мәктәптә, музейда уздырылган бөтен чараларда да бик теләп катнашты, күп вакыт каләмдәш дуслары, артистлар белән дә кайтты. Үзенә багышланган әдәби почмак булдыру турында да хыялланды. Аның туганы Зөфәр Сираҗиев белән киңәштек тә, берсенә дә әйтми генә, нигезләреннән мемориаль әйберләрне алып мендек. Шагыйрә үзгәрешләрне күргәч, бик канәгать калды. Һәм истәлекләр китабына болай дип язып куйды:
"Менә тагын "өемә" - әни-әти белән яшәгән чакларыма кайткан кебек булдым. Моңсу, ямансу... Шулай да өебезнең бер почмагын күрү күңелгә рәхәт тә. Бу музей шулай исән-имин яшәп торсын иде, дөньялар имин булып, шагыйрьләрнең дә кадере арта барсын иде. Мин, Сез булганда, укучыларым мине сирәк-мирәк кенә булса да укып искә алганда, бәхетле кеше. Сезнең хисләрегез минем дә йөрәктә. Догадан калдырмагыз. 2012 ел. Ураза ае. Кичатна көн. 26 июль. Җәй уртасы әле. Яшәргә дә, яшәргә әле".
Лена Шагыйрьҗанның әти-әниләре - минем укытучыларым. Белемле, таләпчән иде алар. Гаиләдә дүрт бала - ике ир, ике кыз. Дүртесе дә югары белемле, сәләтле, талантлы балалар иде. Олы абыйсы белән бергә укыдык. Ә ике кызны миңа укытырга да туры килде. Минем дә яшь вакыт, аларда да энергия ташып тора. Күпме әдәби кичәләр, конференцияләр уздырдык, спектакльләр әзерләп, авылдан авылга йөрдек. Алар белән эшләргә кыен да, рәхәт тә иде. Мин кызларны зур, мөстәкыйль тормыш юлына да озатуда катнаштым. Шагыйрь булып танылгач, һәр китабын бүләк итеп барды. Бергәләп бик күп очрашулар уздырдык. Лена халыкны авызына карата белде, каушамый, кабаланмый, шигырьләрен күңелдән укый, кирәк икән - җырлап та җибәрә. Үзе чибәр, зәвык белән киенә, зур соры күзле. Аның кулында гап-гади сүз дә тылсым көченә ия.
Бер-бер артлы оланнарны
Үзенә тарта кала.
Ата-баба гомер иткән,
Төп нигез кемгә кала?
Тергезеп торганда гына,
Учаклар дөрли, яна.
Тукайлы, Такташлы иткән
Бу телем кемгә кала?
Бу тылсымлы сүзләр аша шагыйрьнең хисләрен үзебезнеке итеп кабул итәбез. Лена көчәнми, кыланмый. Аның хисләре көчле һәм табигый.
Кайгы мине күрәмсең
Озак эзләгән инде.
Бүген килеп ега язды,
Кичә кизәнгән иде.
Бәхет безнең арадан
Күптән югалган иде.
Бүген килеп кулын бирде.
Кичә елмайган иде.
Лена - сүзнең мәгънә нечкәлекләрен оста сүрәтли.
Хисләремне үрәм
Челтәр итеп - чук-чук.
Телле-телле бизәк
Күзәнәкле һәр сүз.
Пәрәвездән нечкә
Юка челтәр шәлем.
Үтә күренмәле
Өрфия күк хәлем.
Лена үзенең шигырьләренә охшаган, алар кебек ярсу, кайнар, эчкерсез, хыялый, туры сүзле. Ленача әйтсәк:
Тәкәббер булмадым,
Горур булдым.
Тупаслык кылмадым,
Турырак булдым.
Хакым бар, димәдем,
Гаделлек көттем.
Зур илебезнең бер кечкенә генә җиренә урнашкан авыл ике Тукай премиясе лауреатын, ике Татарстанның халык шагыйрен, бер генералын, бер Татарстанның халык артисткасын тәрбияләп бирде. Ничек горурланмыйсың моңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев