24 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Америка спортчысы Джефф Монсон татар авылына килә: к өтүлек җиренә өй салып, аю үрчетергә җыена
Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА Танылган Америка спортчысы Джефф Монсон тиздән Төмән янында урнашкан татар авылында яши башларга мөмкин. Ямбаево авылында янындагы көтүлек җирләрендә джиу-джитсу һәм катнаш көрәш төрләре буенча танылган спорт йолдызы Джефф Монсонга йорт салынып ята. Джефф Монсон үзе "Собеседник" атналык газетасына: "Мин Россиядә спортны үстерә алуыма бик шатмын. Ярты...
-
Әбиләр таган өчен сугышкан
Монда ялгышлык юк. Олы яшьтәге ханымнар урамнан узучыларның игътибарын җәлеп итеп, кечкенәләр кебек таган өчен сугыша башлаган. Бу вакыйга Мәскәү өлкәсендә күзәтелә. Кибеттән кайтып баручы ханым таганда газета укып утыручы пенсионерны күрә һәм аның янына килеп җитә, дип яза Әлмәт таңнары. "Төш, ул синең өчен ясалмаган" дигән сүзләр белән ул...
-
Мәктәпләрдә күнегүләр
Татарстан Республикасының "Янгыннан саклау" дәүләт учреждениесенең боерыгы нигезендә республикада, мәктәпләрдә, яңа уку елына әзерлек чаралары үткәрү кысасында Яңа Шашы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан дәресләр һәм күнегүләр үткәрделәр. Шул исәптән 1 сыйныф балалары белән ачык дәресләр, ата-аналар белән очрашу һәм эвакуация планнарын практикада ничек үткәрүләрен карадылар. Күнегүләр, бигрәк тә Күңгәр...
-
Горурлык хисе
Сибгат Хәким музее зур илебезнең кечкенә генә бер җиренә урнашкан. Бу җирдә кара урманнар да, биек таулар да, зур сулар да юк. Җире дә кара туфраклы түгел - комлы-ташлы. Әмма бу җирдә тырыш, эш сөючән, татар җанлы кешеләр яши. Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрҗанның да балачагы, мәктәп еллары, яшьлеге шушы...
-
70 түгәрәк эшли
Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән хәбәр иттеләр: укучы балалар өчен 70ләп түгәрәк эшли башлаган. "Ул түгәрәкләр 12 мәктәптә һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгендә гамәлдә булачак", - дип аңлаттылар.
-
Яңа җиһаз алалар
Район Үзәк һәм Күәм китапханәләре җиһазларын яңарталар. Күәмнәр өчен икеләтә шатлык - чөнки яңа бинага да күчәләр. Акчаны каян алганнар икән дип гаҗәпләнәсезме? Бар да гади - ТР мәдәният министрлыгы уздырган "Иң яхшы мәдәният учреждениесе" конкурсында катнашып, отканнар. Призы - акчалата һәм аз суммада түгел. Афәрин, булдыргансыз!
-
Орлык калибрлыйлар
"Россельхозцентр"ның Әтнә бүлеге җитәкчесе Тәлгать Садыковтан алган мәгълүматларга караганда, орлыкларны калибрлау дәвам итә. Узган елны аның планы 8600 тонна тәшкил итте. Быел да шуннан ким булмас, мөгаен. Дөресрәге, орлыклар салынды инде, инкрустацияләү, ягъни, кондициягә китерү дәвам итә. "Бөртекләрнең дымлылыгы, массасы яхшы, күрсәткече әйбәт", - диде ул.
-
“Террорчылык һәм экстремистлыкка – юк!”
Террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәш айлыгы кысаларында Әтнә полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары Дамир Һадиев һәм Гүзәлия Мортазина Олы Мәңгәр мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. "Ул әңгәмә, шул ук вакытта укучы балаларга аңлату формасында үтте", - дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр бүлегеннән.
-
Мөһим мәгълүматлар бирәләр
Күәм урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең бүлек җитәкчесе Ләйсән Абдуллина белән очрашканнар. Биредә өлкән сыйныф укучылары сатып алучы буларак үз хокукларын яклау буенча бик кирәкле мәгълүматлар алганнар. Бу хакта мәктәп директоры урынбасары Гөлнара Сөнгатова хәбәр итте һәм шунда ук: "Укучы балаларга тормышта мөһим мәгълүматлар...
-
Юлларда балаларны саклыйк
Агымдагы елның 8 аенда республика юлларында барлыгы 2833 юл һәлакәте теркәлгән. Фаҗигале һәлакәтләр нәтиҗәсендә 266 кешенең гомере өзелгән. Иң аянычлысы - боларның 12се - балалар. Республикабызда балалар белән бәйле фаҗигаләрне булдырмау максатыннан күп төрле чаралар үткәрелә. 21-28 сентябрь көннәрендә узган юлларда имин хәрәкәт атналыгы - әнә шуларның берсе. Атналыкның максаты...
-
Сабыйларга – бүләккә
- Бу чынлап та безнең бакчамы? - Безнеке инде, безнеке, капиталь ремонттан соң. - Да, матур булган бу… - Хәтерлисезме, безне әтиләр итекләр киеп, ә-әнә теге юлдан аркаларына асып бакчага китерәләр иде. - Ә хәзер безне бакчага кадәр машинада асфальт юлдан китерәләр! - Хәтерлисезме, көннәр суыткач, апалар тәрәзәләрне ябыштыра башлыйлар...