Юлларда балаларны саклыйк
Агымдагы елның 8 аенда республика юлларында барлыгы 2833 юл һәлакәте теркәлгән. Фаҗигале һәлакәтләр нәтиҗәсендә 266 кешенең гомере өзелгән. Иң аянычлысы - боларның 12се - балалар. Республикабызда балалар белән бәйле фаҗигаләрне булдырмау максатыннан күп төрле чаралар үткәрелә. 21-28 сентябрь көннәрендә узган юлларда имин хәрәкәт атналыгы - әнә шуларның берсе. Атналыкның максаты...
Агымдагы елның 8 аенда республика юлларында барлыгы 2833 юл һәлакәте теркәлгән.
Фаҗигале һәлакәтләр нәтиҗәсендә 266 кешенең гомере өзелгән. Иң аянычлысы - боларның 12се - балалар. Республикабызда балалар белән бәйле фаҗигаләрне булдырмау максатыннан күп төрле чаралар үткәрелә. 21-28 сентябрь көннәрендә узган юлларда имин хәрәкәт атналыгы - әнә шуларның берсе. Атналыкның максаты - юлларда балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, аларны булдырмау. Шушы уңайдан, Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре район мәгариф бүлеге белән берлектә белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар үткәрәчәк. Очрашулар барышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча лекцияләр укылачак, аңлату эшләре алып барылачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге юнәлештә әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәләр булдырырга планлаштыралар. Укучыларның әти-әниләре катнашында "Әти-әни патруле" берләшмәләрен булдыру да күздә тотыла. Татарстан буенча Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе белгечләре балалар белән килеп чыккан һәлакәтләрнең төп сәбәпләрен ачыклаган. Болар - күз күремен каплап торган предметлар артыннан кисәк кенә килеп чыгу, юлны тиешсез урында аркылы чыгу, юлга якын урында уен белән мавыгу, светофор таләпләрен үтәмәү. Сүз уңаеннан, статистика буенча иң фаҗигале көн булып пәнҗешәмбе санала икән. 15.00дән 16.00гә кадәр вакыт исә тәүлекнең юлларда иң күп һәлакәтләр килеп чыга торган вакыты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев