Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабыйларга – бүләккә

- Бу чынлап та безнең бакчамы? - Безнеке инде, безнеке, капиталь ремонттан соң. - Да, матур булган бу… - Хәтерлисезме, безне әтиләр итекләр киеп, ә-әнә теге юлдан аркаларына асып бакчага китерәләр иде. - Ә хәзер безне бакчага кадәр машинада асфальт юлдан китерәләр! - Хәтерлисезме, көннәр суыткач, апалар тәрәзәләрне ябыш­тыра башлыйлар...

- Бу чынлап та безнең бакчамы? - Безнеке инде, безнеке, капиталь ремонттан соң. - Да, матур булган бу…
- Хәтерлисезме, безне әтиләр итекләр киеп, ә-әнә теге юлдан аркаларына асып бакчага китерәләр иде. - Ә хәзер безне бакчага кадәр машинада асфальт юлдан китерәләр! - Хәтерлисезме, көннәр суыткач, апалар тәрәзәләрне ябыш­тыра башлыйлар иде, нигә дигәч, җы­лы чыгып качмасын диләр... - Качып карасын җылы мондый яхшы тәрәзәләрдән! Ка­питаль ремонттан соң балалар бакчасына килгән нәниләр әнә шу­лай гәпләште үзара. Ә бит аларның сүзендә дө­реслек тә юк түгел. Соң­гы елларда Күәм авы­лында булган уңай якка үзгәрешләрне саный башласаң, кулда бар­маклар да җитмәс. Бакча белән күрше торган мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, мәдәният йорты ачылды, өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты дисеңме, асфальт юллар, чиста су программасымы... Һәр­­кайсы республикабызда барган, халык өчен булган программаларның жимешләре. Бу хакта балалар бакчасын ачу тантанасында кат­нашкан хакимият вәкилләре дә ассызык­лап узды. - Әлеге балалар бакчасы сабыйлар өчен бик зур бүләк. Биредәге балалар бакчасы бик күп еллардан бирле борчып торды. Үзе зур, ике катлы, ә эчендә уңайлыклары юк, - дип башлады сүзен район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев. - Ходай­ның рәхмәте белән, быелгы программага кер­тү бәхетенә ирештек. Капиталь ремонтка хө­күмәт тарафыннан 17 миллион сум бүлеп бирелде. Нәтиҗәсе - күз алдыгызда. Игелеген күрегез, - диде ул. Казан кунагы, Дәүләт советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин да аның сүзләренә кушылды.
- Соңгы вакытта хө­күмәт тарафыннан кабул ител­гән программалар яңа балалар бакчасы төзү белән беррәттән, булганнарына да икенче яшьлекләрен кичерергә мөмкинлек бирде. Республика буенча алдагы берничә елда барлыгы 100дән артык балалар бакчасы төзелгән. Бу 30 мең нәнигә балалар бакчасында урын булган дигән сүз. Ка­питаль ремонттан соң ачылган әлеге бакча да тиз арада, сыйфатлы итеп эшләнеп, аякка бас­ты. Район мәгариф бү­леге җитәкчесе Ленар Гарипов та сабыйларга, килгән кунакларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. - Бу районыбызда капиталь ре­монт программасына кертелгән беренче бак­ча. Аның сабыйлар тавышыннан гөрләп торуы бары сездән генә тора, - дип мөрәҗәгать итте ул авыл халкына уенын-чынын бергә кушып.
Ә бакча чыннан да бик уңайлы, заман та­ләп­ләренә туры китереп эшләнелгән. Тыш­кы ягындагы үзенә ча­кы­рып торган, төрле төс­ләр белән буялган фасад өлешеннән алып, җылылык системасы, суүткәргеч, ишек-тә­рә­зәләр, стеналар - барысы да яңадан. Ә иң мөһиме - сабыйлар өчен җылы идәннәр җә­елгән, яңа медицина кабинеты булдырылган. Балаларга ашарга әзерләү урыны да Санпин таләпләренә туры китереп үзгәртелгән. Бакча ишегалдындагы балалар мәйданчыгы, эчтәге җиһазларны яңарту район бюджеты хисабына башкарылган. Биредә барлыгы тугыз кеше хезмәт куячак. Бакчага 35 бала йөрер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев