Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Гүзәлем Әсәл” Арчада имтихан тотты

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы кичә Арча сәхнәсендә "Тантана" театраль премиясенең жюри комиссиясе алдында имтихан тотты. Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклен, артистларыбыз уенын Рауза Солтанова, Айгөл Габәши, Елена Шевченко, Адилә Хәйбуллина, Сиринә Латыйпова, Гөлшат Низамова кебек танылган театр белгечләре бәяләде. Жюри яшь артистларыбыздан Илфат Шәрифуллин, Айдар Вәлиев, Гүзәл...

Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы кичә Арча сәхнәсендә "Тантана" театраль премиясенең жюри комиссиясе алдында имтихан тотты. Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклен, артистларыбыз уенын Рауза Солтанова, Айгөл Габәши, Елена Шевченко, Адилә Хәйбуллина, Сиринә Латыйпова, Гөлшат Низамова кебек танылган театр белгечләре бәяләде.

Жюри яшь артистларыбыздан Илфат Шәрифуллин, Айдар Вәлиев, Гүзәл Гафарова, Зөһрә Мөхәммәтшиналарны аерым билгеләп үтте. Спектакльдән соң фикер алышуда тулаем куелышка карата да мактау һәм тәнкыйть сүзләре яңгырады. Ә "Тантана" театраль премиясенә номинантлар республика театрлары тарафыннан тәкъдим ителгән спектакльләрне карап чыкканнан соң, гомуми утырышта игълан ителәчәк.

Ә спектакльнең үзенә килгәндә, Арча сәхнәсенең күптәннән кичәгедәй аншлагны күргәне булмагандыр. Шәһәрнең үзеннән, төрле авыллардан килгән тамашачы кассада билетлар беткәннән соң да әтнәлеләр уенын карау өметен өзмәде. Тамаша залына өстәмә урыннар куярга туры килде. "Кире генә бормагыз, сдача да кирәкми, спектакльне генә карарга мөмкинлек бирегез!" - дип, өзгәләнгән тамашачыларның күп булуы Әтнә театрының популярлыгы хакында сөйли, шул ук вакытта киләчәктә гастрольләр графигын төзегәндә тагын да ныклабрак уйланырга этәрә.

Гөлүсә БАТТАЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев