Халыкны нәрсә борчый
Район прокуроры Нурия Сабирҗанованың халык белән очрашуы вакытында күтәрелгән мәсьәләләргә кагылышлы язмалар белән таныштыруны дәвам итәбез. Җир кишәрлеге өчен ике күрше арасында килеп чыккан низаг турында язган идек. Ә бу очракта суд карары белән ризасызлык... Ике күрше җир бүлешә алмыйча суд органнарына шикаять язганнар. Әйе, чынлап та, суд органнары суд...
Район прокуроры Нурия Сабирҗанованың халык белән очрашуы вакытында күтәрелгән мәсьәләләргә кагылышлы язмалар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Җир кишәрлеге өчен ике күрше арасында килеп чыккан низаг турында язган идек. Ә бу очракта суд карары белән ризасызлык... Ике күрше җир бүлешә алмыйча суд органнарына шикаять язганнар. Әйе, чынлап та, суд органнары суд барышында ике якның да дәлилләрен тикшереп, күрсәтмәләрен тыңлап карар чыгара - ахыргы ноктаны куя кебек… Әмма ләкин суд карары белән килешмәгән як үзенең ризасызлыгын белдереп югарырак торган суд органына шикаять яза ала, язарга тиеш була. Аның өчен закон тарафыннан вакыт бирелә, тәртибе аңлатыла. Ә ул югарырак торган судның эш буенча кабул иткән карары белән риза булмаганда нишләргә соң? Бу очракта да законда кабул ителгән карар белән ризасызлык белдереп тагы да өстенрәк торган суд органына мөрәжәгать итү мөмкинлеге каралган. Истә тотарга кирәк - республиканың югары суды кассация инстанциясе караганнан соң суд карары көченә керә.
Бу күршеләрнең дә шикаятьләре район суды тарафыннан каралган булган. Тиешле вакытта ул карарга ике як та ризасызлык белдереп, югары суд органнарына шикаять язмаган, гәрчә барлык кабул ителгән суд нәтиҗәләре белән риза булмасалар да. Суд карары көченә кергән һәм үтәлер өчен шикаятьче тарафыннан үтәтелүче - суд приставларына - юнәлтелгән… ни сәбәптер кыска вакыт эчендә үтәтү документын үзенә кире кайтаруны сорап гариза яза. Билгеле, шул сәбәпле судның карары үтәтелмичә дәгъвачыга кире кайтарыла.
Әмма бу үтәтелү белән дә шикаятьче риза түгел, ул аны суд карарын дөрес үтәтелмәде ди - дөрес итеп җир кишәрлегенең чикләрен билгеләмәде, - ди.
Тикшерү барышында чынбарлыкта дәгъваченең суд карары белән тулысынча килешмәгән булуы ачыкланды. Әмма шикаять язу вакыты инде узып киткән. Ләкин ниндидер яңа вакыйгалар, шартлар билгеле булу белән шикаятьче яңадан дәгъва белән суд органнарына мөрәжәгать итә ала.
Очрашу вакытында ике якның да үз ризалыклары белән ниндидер уртак карарга, уртак фикергә киләселәре килмәве ачыкланды. Бу очракта инде, өстә әйтеп киткәнемчә, ниндидер яна вакыйгалар билгеле булып, шартлар үзгәргәч ике як та дәгъва белән суд органнарына мөрәжәгать итү мөмкинлеге закон белән каралган.
Мондый һәм шуңа охшаш сораулар белән мөрәжәгать итүчеләрнең саны, кызганычка каршы, бихисап… Күбесе - тикшерүчеләр чакырып та, аның нәтиҗәләре хокук бозылмавын дәлилләсә дэ, барыбер риза түгел - «юк булгач, юк!» - ди… Күп елларга сузылган күршеләр арасындагы низаглар йөрәкне әрнетә. Югыйсә, бер авылда әллә ничә дистә еллар терәлеп яшәгән ут күршеләр, әти-әниләре, әби-бабалары… Бер чишмә суын эчеп, бер сукмактан атлап гомер иткән… Капка төбенә чыгып уңына-суңына карап, йөрәгең куырылса, монда инде нинди җан тынычлыгы?! Ник берсенең күңеленә килсен - «тукта әле, дөреслек минем якта булса да, мин юл куыйм, югыйсә бетмәс-төкәнмәс кара «йомгакның» мәңге тараласы юк!» - дип. Күңелгә ачу керсә - баштан акыл чыгып тора, диләр бит. Чынлап та шулай булганына тагын бер инанасың...
Йорт-җирне
үз исемеңә күчертү
«Йорт-жир сатып алдым, - ди очрашуга килгән берәү. Төгәлрәге, сатучының (ул мөлкәтнең хуҗасы түгел, мөлкәт хуҗасы вафат инде) кулына акчаларны тапшырдым, расписка тоттырды, акча алдым, - дип. Әмма ләкин бүгенге көнгә кадәр йорт-җирем тиешле рәвештә минем исемгә күчерелмәгән. Миңа нишләргә?» Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 218 маддәсендә күрсәтелгәнчә, икенче зат милеккә, шул исәптән хуҗасы булган торак йортка да, хуҗа булу хокукы сату- алу, бүләк итеп бирү һәм башка алыш-биреш килешүләре нигезендә ия була ала. Алда әйтелгән очракта, өйнең хуҗасы торак йортны сату вакытына инде вафат булган. Шул сәбәпле, аңа тиешле милеккә хуҗа булу хокукы васыять яисә закон нигезендә мирас буенча бүтән затларга күчә. Кагыйдә буларак, гражданлык-хокукый килешүе нигезендә әйберне икенче затка тапшыру аның хуҗа булу хокукына ия булуын тану. Шул ук вакытта, закон яки килешү тарафыннан бүтән очраклар булу мөмкинлеге дә каралган. Мәсәлән, сату-алу килешүендә хуҗа булу хокукы әйбер өчен акча тулаем күләмдә түләп бетерелгәннән соң гына мөмкин булуы күрсәтелә.
Гражданнар Кодексының 551 маддәсендә таләп ителгәнчә, сату алу килешүе нигезендә сатып алучы күчемсез милеккә хуҗа булу хокукы алу өчен дәүләт теркәве узарга тиеш. Килешү нигезендә күчемсез милеккә хуҗа булу хокукы, димәк, килешүдә күрсәтелгәнне тормышка ашыру бары тик дәүләт теркәве узганнан соң гына мөмкин. Теркәү узмый торып, өченче затлар белән ике арада төзелгән килешүгә карамастан, күчемсез милекне сатып булмый.
Дәүләт теркәве узу "Күчемсез милек хокукы һәм аны сату-алуга бәйле дәүләт теркәве турында"гы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла. Күчемсез милеккә кагылышлы сату-алу килешүе төзегән якларның берсе дәүләт теркәве узуны сәбәпсез кире какса, дәүләт теркәве мәҗбүри рәвештә үткәрелә. Шул уңайдан каршы якның таләбе буенча мәҗбүри теркәү узу турында суд карары чыгарыла. Башкаручы суд приставы таләбе дә моңа нигез булып тора ала. Бу очракта хуҗа булу хокукына дәүләт теркәве узу өчен нигез булып күчемсез милекне сату- алу килешүе түгел, ә бәлки суд карары тора.
Үзара салымны
түләмәүчегә нинди
чара күрергә
Очрашу барышында үзара салым туләүгә кагылышлы референдум нәтиҗәләре буенча үзара салым түләмәүчеләргә карата нинди чара күреп була дигән сораулар да булды.
"2003нче елның 6 октябрендә кабул ителгән №131-ФЗ "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында"гы (үзгәртелгән һәм тулыландырылган) Федераль законның 56-нчы маддәсендәге хокукый положениеләргә нигезләнеп, үзара салым дип, җирле әһәмияткә ия конкрет мәсьәләләрне хәл итәр өчен җыела торган бер тапкыр түләүләр атала. Үзара салым размеры муниципаль берәмлектәге барлык халык өчен тигез күләмдәге абсолют берәмлек белән билгеләнә. Дөрес, гомуми саны муниципаль берәмлек халкының 30 процентыннан да күп булмаган аерым категория гражданнар өчен түләүләр размеры киметелергә мөмкин. Гражданнарга бер тапкыр түләүләрне кертү һәм куллану мәсьәләләре җирле референдумда (халык җыенында) хәл ителә. Үзара салым чыганаклары җирле бюджетның үз керемнәренең берсе булып тора. Мондый күзлектән караганда, алар бюджетка салымныкы булмаган керемнәр булып исәпләнергә мөмкиннәр. Җирле бюджет керемнәре арасында үзара салым мөстәкыйль чыганак булып тора, ирекле хәйриячелектән аерыла. Үзара салым формасында кертелгән түләүләрнең критерийлары - бер тапкыр түләнә, ягъни салым түләүне даими тәртипкә салырга яки берничә срокта түләүгә калдырырга ярамый. Әлеге түләүләр бары билгеле бер муниципаль берәмлек территориясендә (димәк, үзара салым чыганаклары чит ил гражданлыгы булган затлар, шулай ук юридик затларга кагылмый) яшәүче РФ гражданнарына гына кагыла; максатчан характерда, ягъни референдум (яки халык җыенында) каралучы җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итәр өчен җыела; түләү размеры абсолют берәмлектә билгеләнергә, ягъни ныклы суммада (мәсәлән, 200 сум), ә алган керемнән яки башка төр икътисадый күрсәткечнең процентлары булырга тиеш түгел; түләү размеры барлык түләүчеләр өчен бертөрле; аерым гражданнар өчен түләү размерын киметү мөмкинлеге каралган.
Гражданнарга үзара салым җирлек территориясендә узган референдумда кабул ителгән карар нигезендә кертелә. Референдум үзара салым буенча түләү размерын һәм җирле әһәмияткә ия булган, аларны хәл итүгә тотылучы җыелган акчалар буенча конкрет мәсьәләләрне раслый. Үзара салым тәртибендәге түләүләр размеры җирлектәге барлык гражданнар өчен бертигез булган абсолют берәмлектә (аерым категория гражданнардан тыш ) билгеләнә.
Тавыш бирү нәтиҗәләре һәм җирле референдумда кабул ителгән карар район газетасында рәсми бастырылу юлы белән халыкка җиткерелергә тиеш. Җирле референдумда кабул ителгән карар аны рәсми бастырган вакыттан үз көченә керә. Үзара салым урнаштыру турындагы референдум карары җирлектәге барлык гражданнар өчен мәҗбүри. Үзара салым өчен түләү референдум узганнан соң бер айда түләнә. Ул 18 яше тулган, яшәү урыны җирлек территориясендә урнашкан, җирле референдумда катнашуына һәм тавыш бирү вакытындагы мөнәсәбәтенә карамастан, барлык гражданнар тарафыннан түләнә. Дөрес искәрмәләр булырга мөмкин, мәсәлән, бер һәм икенче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәттә катнашучыларның тол хатыннары, күп балалы гаиләләр, көндезге бүлектә укучы студентлар. Әмма аларның саны җирлектәге гомуми халык санының 30 процентыннан артык булырга тиеш түгел. Ул җирлек башкарма комитетының банк реквизитларын үз эченә алган, шулай ук түләү тәртибе турындагы мәгълүматы булган рәсми хәбәр нигезендә түләнә. Үзара салымнан алынган акча чыганаклары җирлек башкарма комитетының шәхси счетына керәләр. Үзара салым тиешле срокта кертелмәгән очракта федераль законда билгеләнгән тәртиптә эзләп алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев