19 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Гүзәлрәк булыр дип ышанам
Һәр кешегә үз туган ягы, үз районы кадерле. Мин дә үземнең Әтнә районында яшәвем белән горурланам. Районыбыз кечкенә генә булса да, үзенең табигате, хезмәт сөючән халкы белән матур. Арабызда тырыш хезмәтчәннәр булуы, аларның чиста татар телендә аралашып яшәве күңелгә рәхәтлек тудыра. Туган ягымның табигате бик матур. Ямьле Ашыт буйлары гына...
-
Әйтелмәгән бер сүз...
Кызык кешеләр без. Кайвакытта кирәкмәгәнгә бик күп сөйләшәбез. Ә кирәк вакытында ике арада булган тирән упкынны юкка чыгарырга бары бер сүз җитми кала. Үзебезгә ышанабыз, мин-минлек көчле. Еш кына ахырын да уйлап бетермибез. Ә моның нәтиҗәсе - ике башлы таяк - үзебезгә үк китереп суга. Һәм кайвакытта яхшы ук эләктерә....
-
Кечкенә генә урманга әйләнде
Равил Җәләевнең 8 ноябрь санында басылган "Авыл агачлар белән ямьле" язмасын укыгач, үземнең дә Ишли-Пичуш авылында үткән яшьлек хатирәләрем яңарды. Безнең авыл зур түгел. Туп-туры бары бер урам гына, бер башыннан икенче башы күренеп тора иде. Һәрбер кешенең өй түрендә шомырт, я миләш агачлары үсә. Ә инде ишегалларында балан, кура,...
-
Илназ – өченче урында
Хәзер хуҗалыкларда яшь белгечләр туплауга нык игътибар бирелә. Күптән түгел: "Тырыш, үз хезмәтенә җаваплы карый торган белгечләрнең берсе ул", дип "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инженеры Илназ Нәҗипов белән таныштырдылар. - Бик еш юлда булырга туры килә... хуҗалыктагы техниканың төзеклеге, гел эшләп торуы өчен мин җаваплы, - ди инженер. Казан Дәүләт...
-
“Татавтодор” кышкы чорга әзер
3300 тонна ком һәм тоз катнашмасы әзерләп куйганнар "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогында. "Елдагыча күләмдә бу", - дип бәяләде моны оешманың җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов. Автомашиналар быел да бозлы юлда таеп азапланмас дип өметләник; бәхәссез, бу яктан бездә чагыштырмача яхшы. "Татавтодор" егетләре күп эш башкардылар: бик күп җирдә юл...
-
Эшсезләр күп түгел
Мәшгульлек үзәгеннән алган хәбәрләргә караганда, бүгенге көндә пешекче, чәчтараш белгечлекләренә өйрәтү - укыту дәвам итә. 3 айлык курслар инде тәмамланып килә. Әлегә маникюр булырга бер кеше әзерлиләр. Шөкер, эшсезләр саны әллә ни күп түгел - 42 райондаш эшсезлек буенча учетта тора.
-
Әтнәнең 1003нче сайлау участогында узган җирле референдумда 14.00 сәгатькә 90 % сайлаучы катнашырга өлгерде
- Бездә халык бик актив, теләп катнаштылар, - дип каршы алдылар Каенсарда урнашкан сайлау участогы комиссия әгъзалары.
-
Янгыннарның сәбәбе – кыска ялганыш!
Кыш якынлашкан көннәрдә шәхси секторда янгыннар ешайды. Сәбәбе булып электр челтәрендә кыска ялганыш тора. Бер электр розеткасына берничә электр приборы тоташтыру, электр челтәренә артык көчәнеш ясау, электр чыбыкларының изоляциясенә зыян килү - болар барысы да янгын чыгу куркынычы тудыра. Электр чыбыгы вакыт узу белән кибә һәм ярыла башлый, ә бу...
-
Мәктәптә – көндәлек мәшәкать
Олы Әтнә мәктәбе директоры урынбасары Динә Галиуллина уку йортындагы яңалыклар белән таныштырды. Бүгенге көндә мәктәп базасында район олимпиадалары бара. Бер сыйныф республика күләмендә узачак "Тату сыйныф" бәйгесенә барырга җыена. Анысы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар комитеты катнашында уза. Мәктәптә "Гаилә дәресләре" проектлары да дәвам итә. Аларны һәр атнаның пәнҗешәмбе...
-
Хокукый ярдәм күрсәтелә
Инде хәбәр иткәнебезчә, 20 ноябрь көнне Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү уңаеннан, "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә ятим һәм инвалид балаларның хокукларын яклауга кагылышлы сораулар буенча консультация үтә. Эчке эшләр бүлеге, суд приставлары, социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләренә, адвокатка, нотариуска сорауларыгыз булса 2-10-16 телефонына шалтырата аласыз.
-
Әтнәдә үзара салым буенча референдумнар бара (фотоларда)
Бүген иртәнге сәгать җидедән Әтнә районының барлык авыл җирлекләрендә участок сайлау комиссияләре эшли башлады. Олы Әтнә авыл җирлегендә дә һәркем үз җае белән сайлау участогына - "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгенә килә тора.
-
Әтнә театры – икенче
Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа сезон ачылу хөрмәтенә республика театрлары катнашында бәйрәм чарасы узды. Тантанада Казанда урнашкан дәүләт театрлары, Минзәлә һәм Әтнә дәүләт театрлары, Болактагы Яшьләр театры катнашты. Актерлар йортында сезон ачылу тантанасы «капустник» рәвешендә барган. Бирегә театрлар үзләренең шаян хореографик номерларын әзерләп килгәннәр. Тантанада беренче урынны камаллар алса,...
-
Олы Мәңгәр авылында референдум(фотоларда)
-
Халыкны нәрсә борчый
Район прокуроры Нурия Сабирҗанованың халык белән очрашуы вакытында күтәрелгән мәсьәләләргә кагылышлы язмалар белән таныштыруны дәвам итәбез. Җир кишәрлеге өчен ике күрше арасында килеп чыккан низаг турында язган идек. Ә бу очракта суд карары белән ризасызлык... Ике күрше җир бүлешә алмыйча суд органнарына шикаять язганнар. Әйе, чынлап та, суд органнары суд...
-
Языл һәм телевизор от!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте чираттагы шул исемдәге акциясен игълан итте. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның I яртыеллыгына газета-журналларга язылу барышында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Языл һәм телевизор от!" акциясен кабат яңартты. Һәрвакыттагыча әлеге акция барышында төп бүләк - телевизор, моннан тыш, өч фотоаппарат һәм 15 йон одеал уйнатыла. Ә акциядә катнашу бик...