Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатын-кыз консультациясе: сораулар һәм җаваплар

Әни һәм бала Сабый туу... Аның беренче авазын ишетү... Әни кеше өчен мөгаен, әнә шул мизгелдән дә кадерле, сөенечле берни юктыр. "Балаңның дүрт ягы да төгәл булсын"- монысы элек- электән авырлы хатыннарга әйтелә торган зур әһәмияткә ия теләк. Мин кайчандыр яшәгән Актаныш якларында сабыйны беренче кулына алганда да, яңадан аңа...

Әни һәм бала

Сабый туу... Аның беренче авазын ишетү... Әни кеше өчен мөгаен, әнә шул мизгелдән дә кадерле, сөенечле берни юктыр.

"Балаңның дүрт ягы да төгәл булсын"- монысы элек- электән авырлы хатыннарга әйтелә торган зур әһәмияткә ия теләк. Мин кайчандыр яшәгән Актаныш якларында сабыйны беренче кулына алганда да, яңадан аңа изге теләкләрне җиткергәндә дә "Аталы-инәле - алтын канатлы булсын!" дип тә әйтәләр иде. Дөрестән дә, сабыйның сау- сәламәт булып тууы үзе бер шатлык булса, аның әти- әниле тулы гаиләдә туу - икенче сөенеч. Әти- әнине юкка гына алтын канатка тиңләмиләр шул. Кызганычка каршы, бүген бала табу һәм тәрбияләү дигән авыр йөкне әниләр берүзе генә өстерәргә мәҗбүр. Һәм бу шәһәр җиренә дә түгел, Әтнә кебек татар милли гореф гадәтләренә таянып яшәгән саф татар районына да хас. Район хастаханәсенең гинекология бүлеге җитәкчесе Әлфия Муалифовна белән әнә шул хакта сөйләшәбез. - Әни һәм бала...Әлфия Муалифовна , табиб күзлегеннән караганда, бу бәйләнештә бүгенге көндә иң борчыганы ни?

  • Балага караш уенчык курчакка караган кебек булган заманда яшибез. Әниләрнең бала тудыру кебек олы бурычка бармак аша караулары аптырашта калдыра. Элегрәк никахсыз бала табу зур гөнаһка саналды. Шуңа да егет белән кыз башта таныша, аннары шәригать законнарына туры китереп никахлаша, туй уздыра иде. Аннары гына бала табуны планлаштыралар. Ә хәзер ничек? Моның нәкъ киресе дисәң дә була. Егет белән кыз очрашалар, кыз авырга уза, бала туа - шуннан соң гына никах, бәлки туй да. Бу әле иң яхшы очракта. Һәм киләчәктә бу гаиләдә бар да әйбәт булачак дип ышану да мөмкин түгел. Ә башка очракларда хәлләр тагын да мөшкелрәк. Бик еш кына әти кеше баланы үзенеке дип танымый, нәтиҗәдә, әни кеше баланы ялгыз үстерергә мәҗбүр. Ярый да бала сау сәламәт булып туса. Моның өчен әнинең үзе - сәламәт, рухи халәте әни булырга әзер булуы кирәк. Иң беренче чиратта- вакытында балалар консультациясенә килеп, учетка басу. Иртә срокларда табиб күзәтүе астында булу әни кешенең үзе өчен дә, бала сәламәтлеге өчен дә зур әһәмияткә ия.

Бала табарга уйлаган әнигә авырга узу белән бик күп анализлар тапшыру зарур. Мондый анализлар нәрсәләрне ачыкларга ярдәм итә?

  • Иң беренче чиратта, кыска срокларда тикшерүләр үткәрү экстрагениталь патологияләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Ә бу исә көмәнне алга таба да сакларгамы, юкмы икәнлеген билгели. Шул ук вакытта перинаталь куркыныч дәрәҗәсен билгеләргә , килеп чыгарга мөмкин өзлегүләрне алдан күреп, көмәнлелекне алып бару планын булдыруга ярдәм итә. Көмәне11-14 атналык вакытта әни кеше бала үсешендә булган тайпылышларны ачыклау өчен эксперт үзәгенә җибәрелә. Шунда ук ультратавышлы скрининг уза, баланың хромосомалар белән бәйле тайпылышлары ачыклана. Беренче триместр азагында һәм икенче триместр башында ук инде УЗИ ярдәмендә яшәү белән тәңгәл килмәгән тумыштан килүче авыруларны ачыкларга мөмкин. Боларга - анэнцефалия, аерылмаган игезәкләр, Даун синдромы кебек авырулар керә. Көмәнлелекнең беренче өч ае бала үсешендә иң әһәмияткә ия вакыт. Шушы чорда авырлы ханымнар ВУИ(внутриутробная инфекция)га диагностика узалар. Әлеге инфекция баланың корсак эчендә үсүендә тоткарлыклар китереп чыгарырга, тагын да куркынычы - яралгының үлеменә дә китерергә мөмкин. Инфекцияне вакытында ачыклау нәтиҗәсендә бала сау- сәламәт булып туа. Әти- белән әнинең каннары туры килмәгән очракта килеп чыгучы яңа туган сабыйларның гемолитик авыруларын ачыклаучы, вакытыннан алда бала табу куркынычын кире кагу мөмкинлеге биргән яңа төр анализлар тапшыру әле безнең практикада бер ел тирәсе элек кенә кереп китсә дә, үз-үзен аклады дип әйтергә мөмкин.

Авырлы булу чорында әни кешегә бик күп анализлар тапшырырга кирәк. Элек аларның күбесен Казанга барып тапшыра идек. Бу хәзер дә шулаймы?

  • Республикабызда сәламәтлек өлкәсенә кагылышлы яңадан- яңа программалар тормышка ашырылып килә. Аларның әни һәм бала сәламәтлегенә кагылышлылары да матур гына эшләп китте. Әнә шундый программалар нигезендә, бүгенге көндә барлык анализларны да диярлек үзебезнең хастаханәдә тапшыру мөмкинлеге булдырылды. Әни кеше өч тапкыр Казанга УЗИга бара һәм бу бушлай. Әни белән бергә әти кешедән дә анализлар тапшыруын таләп итәбез. Әтиләр дә безгә килеп өч тапкыр анализларын тикшертә. Кызганыч, безнең таләпләрне үтәүне күп кенә әниләр кирәк дип тапмый. Шушы юл белән туачак баланың язмышын куркыныч астына куюларын аңлап бетермиләрме, әллә теләмиләрме. Бу бик аяныч күренеш. Бу уңайдан, аеруча укытучы булып эшләүче әниләргә үпкәбез зур. Нәкъ менә аларның күпчелек очракта безнең киңәшләрне тотмавы бик еш күзәтелә. Барысы да түгел инде , билгеле. Ә менә авыл хезмәтчәннәре - бигрәк тә сыер савучы әниләр белән эшләве күпкә җиңел.Бала - Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән зур бүләк. Аның сәламәтлеген кайгырту һәр ананың изге бурычы. Бу уңайдан, саннарга күз салып узасы килә. Безнең бала табу бүлегендә бар яктан да сәламәт әниләргә генә бала таптыру рөхсәт ителә. Узган ел мәсәлән, 111 әни авырлы булып, бездә исәптә торган. Шулардан бары 19 әни генә баласын район бүлегендә дөньяга китергән. Быелның шушы көненә исә 31 әни исәпкә куелды. 5 әни баласын үзебездә тапты. Патологияле әниләрнең күплеге шушы саннарда күренә. Шуңа да, вакытында килегез, күренегез, исәпкә басыгыз дип әйтәсе килә. Көмәнлелек - ул шундый әйбер, аны яшереп булмый. Кайчан да булса билгеле булачагы көн кебек ачык. Аңласалар иде шуны.

Саклану чараларына да тукталып китсәк иде...

  • Әйе, монысы бүгенге көндә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яшьләр бик иртә җенси тормыш белән яши башлыйлар. Саклану чаралары турында әллә белмиләр, әллә оныталар. Нәтиҗә буларак - авырга узу яки тагын да яманрагы - венерик чирләр эләктерү. Аларның да бит төрлеләре бар, дарулар ярдәмендә юкка чыгару мөмкинлеге булганнары да, гомер буе кара тап булып, үлемгә китереп җиткерә алырдайлары да. Әтнә районына кагылмый бу, дип кул селтәргә ярамый. Читтән кайтучылар бар, күчеп килүчеләр. Бөтенесе дә хастаханәгә килми.Үзенең авыру икәнен дә белмичә, кешегә йоктырып йөрүчеләр булырга мөмкин. Безнең практикада да Вич инфекцияле хатын- кызлар булды. Авырлы килеш исәпкә алынып, Казанда, махсус хастаханәдә бәби таптылар. Бүгенге көндә районда 6 ВИЧинфекцияле исәптә тора. Безнең район өчен зур сан дип саныйм. СПИД асоциаль гаиләләргә генә кагыла дисәк тә, ялгышырбыз. Укып, ишетеп торабыз - бүген бу һәркемгә янаучы куркыныч. Шуңа да сак булу берәүгә дә комачауламас.

    Саклану чараларына килгәндә, аның киң таралган төрләрен һәркем белә. Минем а

    Бүгенге көндә дәүләт тарафыннан ана һәм бала сәламәтлеген кайгырткан махсус программалардан тыш, гаиләгә матди яктан ярдәмне күздә тоткан карарлар да кабул ителеп тора. Әнә шуларның иртә срокта исәпкә алынган очракта түләнә торганыннан башлап китик әле.

    - Дөрестән дә, моның матди ягы да игътибарга лаек. Федераль законның 9 маддәсендә күрсәтелгәнчә, авырлы ана 12 атнага кадәр исәпкә басканда, ул көмәнлелек һәм бала табу буенча пособиега өстәмә буларак бер тапкыр түләүгә хокуклы. 2018 елга аның күләме 632,76 сумны тәшкил итә. Моннан тыш, агымдагы елдан беренче тапкыр бала табучы хатын- кызларга 8 490 сум күләмендә өстәмә түләү дә каралган. Аның шартлары белән социаль яклау бүлегендә танышырга мөмкин. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен республикабыз хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм турында да әйтеп китәсем килә. Беренче баласын 25 яшькә кадәр табучыларга - 50 мең сум , өченче баласын 29 яшькә кадәр табучыларга- 100 мең сум күләмендәге түләүләрнең төп шартларыннан берсе - авыл җирендә өч ел яшәү кирәк.

    Балалар бездән үзләрен тудыруны сорап дөньяга килмиләр. Аларның туу- тумавы бары үзебездән тора. Сәламәт булуы бигрәк тә. Без аларга бу тормышта исән калырга мөмкинлек бирергә тиеш. Балаларыбызга биеккә күтәрелсен өчен канатлар, кайтыр җирләре булыр өчен тамырлар бирү дә - безнең төп бурыч. Хөрмәтле әниләр! Көмәнлелек белән никадәр иртәрәк хатын- кыз консультациясенә мөрәҗәгать итсәгез - сәламәт бала табу мөмкинлеге шулкадәр зуррак. Форсаттан файдаланып, биредә хезмәт куючы хезмәттәшләремә дә иң изге теләкләремне җиткерәсем килә. Күп еллар иңне-иңгә куеп хезмәт куйган акушерка Резеда Габдрахманова, бала тудыру бүлеге, гинекология бүлеге шәфкать туташлары - һәркайсы үз эшенең осталары. Һәм алар һәрвакыт сезгә ярдәмгә әзер.

    Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

  • Гүзәл Галиҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев