15 апрель 2018 яңалыклары
-
"Алчәчәк"- беренче!
"Алчәчәк" - Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе. "Эстрада биюе" номинациясендә 13-15 яшьлекләр арасында без - беренче!" - дип хәбәр итте Әлфинә Мөхәммәтҗанова. Афәрин! Котлыйбыз һәм куанабыз.
-
"Алчәчәк" - "Әкият"тә
"Алчәчәк" бию коллективы 14-15 апрель көннәрендә Казанда узучы Бөтенроссия фестиваль-конкурсында - "Ритмы весны" дип аталган бәйгедә катнаша. Җитәкчеләре - Динә Мамбеткулова. - Бәйге "Әкият" татар дәүләт курчак театры бинасында уза. Әлеге минутларда нәтиҗә билгеле түгел. Көтәбез. Бу хакта мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗанова хәбәр итте.
-
Шиһабетдин Мәрҗанинең моңа кадәр басылмаган әсәрләрен нәшер итәчәкләр
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы рәисе, мөфти шейх Равил Гайнетдин Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеген кабул итте. (Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Шиһабетдин Мәрҗанинең моңа кадәр басылмаган әсәрләрен нәшер итәләр. Бу хакта Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин һәм тарих фәннәре докторы...
-
Әтнә кызы, син дә катнаша аласың
Мәскәүдә "Татар кызы" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул ителә Анкеталарны 28 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. (Казан, 15 апрель, "Татар-информ"). Бүгеннән, ягъни 15 апрельдән Мәскәүдә "Татар кызы" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән заявкалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Анкеталарны 28 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бәйгедә 18-25...
-
Тетрәнү кичерәсең...
16 апрельдә Казан шәһәрендә Г.Камал театры сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектаклен куя. Туган туфрак! Аның кадере турында менә шушы спектакльне карагач уйлана башлыйсың... Белеп онытылган хатирәләр кузгала. Чын мәгънәсендә тетрәнү кичерәсең. Спектакль башлана да сине үзе белән шул дөньяга алып кереп китә......
-
Мәетне нишләтәсе? - Үртәм халкы уйда
Дамбаны ярган, ике күпер су астында http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/17662-dambanyi-yargan-ike-k%D2%AFper-su-astyinda.html дип язган идем. - Ике күпер дә бүген су астында. Ат та, җиңел машина да йөри торган түгел. Зиратка да юл өзелде, буа китте. Берүк исән-сау булып торсак иде инде юллар төшкәнче, күмә алмый тилмерерләр. Хәлебез шундыйрак...- дип таныштырган иде авыл халкы. Иң...
-
Карак тотылды
Район авылларының берсендә күмәк хуҗалыкта хезмәт куючы тракторчы терлекләргә "монокорм" тарата һәм аны урлап өенә алып кайтырга уйлый. Тик чынбарлыкка ашырырга өлкән участок инспекторы Фәнил Сабиров комачаулык итә. Карак тоткарлана. Ә хуҗалыкка 3010 сумлык зыян килми кала. "Әлеге эш буенча тикшерү үткәрелде. Эш судка җибәрелде",- дип хәбәр итә Эчке эшләр...
-
Аллага тапшырдык, яңа төр бактерияләр
Некоторые микробы из семейства Clostridiaceae способствуют всасыванию жира при переваривании пищи, установили ученые. (Казань, 15 апреля, «Татар-информ»). Американские биологи открыли бактерии, которые ускоряют развитие ожирения, пишут «Известия» со ссылкой на Cell Host & Microbe. Некоторые микробы из семейства Clostridiaceae способствуют всасыванию жира при переваривании пищи, при этом новые порции жиров...
-
Татарстанның элеккеге вице-премьеры кулга алынды
Урамда - суд янында тикшерүчеләр Владимир Швецовка кул богавы салдылар. (Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Казан Совет районы суды тикшерүнең элеккеге Татарстан вице-премьеры, элеккеге транспорт министры Владимир Швецовны кулга алу үтенечен кире какты. Аңа карата башка чара сайланмаган. Утырыш башланыр алдыннан Швецовның адвокаты судка Швецовны закон кысаларында сак астына алмаска мөмкинлек...
-
Вәхшилек түгелме бу?
Менә бу бөдрә каеннын матурлыгын күрәсезме? Караган саен карыйсы килә. Менә шул каенны броканьерлар кискән кебек район электр челтәрендә эшләүчеләр ботарлап киткәннәр. Бер дә матур күренеш түгел. Карагач, җан әрни. ... Әйе, югары көчәнешле ут чыбыгы астында агач үсәргә ярамаганлыгы аңлашыла. Алар да үз эшләрен башкарганнар. Тик эшне ничек эшләп...
-
Хатын-кыз консультациясе: сораулар һәм җаваплар
Әни һәм бала Сабый туу... Аның беренче авазын ишетү... Әни кеше өчен мөгаен, әнә шул мизгелдән дә кадерле, сөенечле берни юктыр. "Балаңның дүрт ягы да төгәл булсын"- монысы элек- электән авырлы хатыннарга әйтелә торган зур әһәмияткә ия теләк. Мин кайчандыр яшәгән Актаныш якларында сабыйны беренче кулына алганда да, яңадан аңа...
-
Сакал үстерергә ярамый
Сәлам, дуслар! Кытайдан Таһир Насыйбуллин яза сезгә. Ил мине шаккатыруын дәвам итә. Биредә дәүләт учреждениесендә эшләүчеләргә сакал үстерергә ярамый. Шулай итеп тагын бер кадерле нәрсәдән баш тартырга туры килде. Кытайга килүнең беренче миссиясе тәмамланып килә. Фотога карагыз: арткы рәттә безнең инглиз белгечләреннән торган команда. Россиядән мин генә (сулдан беренче), Күбрәк...
-
Быел яз Татарстанда кайда нәрсә ауларга ярый - Интертат
Автор: Арсений МАВРИН, sntat.ru Татарстанда 16 апрельдән язгы чорда аучылыкка рөхсәт бирелә башлый. Башкача әйткәндә, республиканың аучылык урманнарында һәм кырларында каурыйлы киек кошларны ату хокукы бирә торган юлламалар сату башлана. Рөхсәтнең уртача бәясе бер кеше өчен сезон дәвамында атуга 2 мең сум, йә бер тәүлек өчен 500 сум була. Кайчан?...