Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тетрәнү кичерәсең...

16 апрельдә Казан шәһәрендә Г.Камал театры сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектаклен куя. Туган туфрак! Аның кадере турында менә шушы спектакльне карагач уйлана башлыйсың... Белеп онытылган хатирәләр кузгала. Чын мәгънәсендә тетрәнү кичерәсең. Спектакль башлана да сине үзе белән шул дөньяга алып кереп китә......

16 апрельдә Казан шәһәрендә Г.Камал театры сәхнәсендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектаклен куя.

Туган туфрак! Аның кадере турында менә шушы спектакльне карагач уйлана башлыйсың... Белеп онытылган хатирәләр кузгала. Чын мәгънәсендә тетрәнү кичерәсең. Спектакль башлана да сине үзе белән шул дөньяга алып кереп китә...

Сугыштан солдатлар кайта, авыл каршы ала. Бер сүз булмаган эпизод бу, ә җанны актара, артистларыбызның күз карашы, мимика, гәүдә белән калтырап шул еллар фаҗигасен бирә алулары сокландыра. Сугышны күрмәгән буын, ишетеп кенә үскән оныклар менә шул еллар фаҗигасен күтәрә. Кайсы рольне алсаң да, уйнау әйбәт, һәр артист рольне үзе аша үткәрә. Ә Галимә образын тудыручы "Тантана"җиңүчесе Гүзәл Гафарованы спектакль тәмамлангач та рольдән чыгара алмыйлар, шул дәрәҗәдә бирелеп уйный.

Бу спектакльдә Әтнәнең иң әйбәт, мәртәбәле артистлары уйный: Хөсәенов Фаяз, Айдар Вәлиев, Марат Хәбибуллин...- санап бетерә торган түгел, алар күп.... Аллага шөкер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев