Сакал үстерергә ярамый
Сәлам, дуслар! Кытайдан Таһир Насыйбуллин яза сезгә. Ил мине шаккатыруын дәвам итә. Биредә дәүләт учреждениесендә эшләүчеләргә сакал үстерергә ярамый. Шулай итеп тагын бер кадерле нәрсәдән баш тартырга туры килде. Кытайга килүнең беренче миссиясе тәмамланып килә. Фотога карагыз: арткы рәттә безнең инглиз белгечләреннән торган команда. Россиядән мин генә (сулдан беренче), Күбрәк...
Сәлам, дуслар! Кытайдан Таһир Насыйбуллин яза сезгә.
Ил мине шаккатыруын дәвам итә. Биредә дәүләт учреждениесендә эшләүчеләргә сакал үстерергә ярамый. Шулай итеп тагын бер кадерле нәрсәдән баш тартырга туры килде. Кытайга килүнең беренче миссиясе тәмамланып килә.
Фотога карагыз: арткы рәттә безнең инглиз белгечләреннән торган команда. Россиядән мин генә (сулдан беренче), Күбрәк Франция, АКШтан килгәннәр.
Ә алгы рәттә дәүләт системасында эшләүчеләр - инглиз телен камилләштерүчеләр. Кытайлар бик тырыш халык, артык сәләтле булмасалар да. Әлегә менә шулар. Ризыкларына ияләнүе бик авыр әле һаман. Ярый тәле тавык йомыркасы безнекенә охшаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев