Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәетне нишләтәсе? - Үртәм халкы уйда

Дамбаны ярган, ике күпер су астында http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/17662-dambanyi-yargan-ike-k%D2%AFper-su-astyinda.html дип язган идем. - Ике күпер дә бүген су астында. Ат та, җиңел машина да йөри торган түгел. Зиратка да юл өзелде, буа китте. Берүк исән-сау булып торсак иде инде юллар төшкәнче, күмә алмый тилмерерләр. Хәлебез шундыйрак...- дип таныштырган иде авыл халкы. Иң...

Дамбаны ярган, ике күпер су астында

http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/17662-dambanyi-yargan-ike-k%D2%AFper-su-astyinda.html

дип язган идем.

- Ике күпер дә бүген су астында. Ат та, җиңел машина да йөри торган түгел. Зиратка да юл өзелде, буа китте. Берүк исән-сау булып торсак иде инде юллар төшкәнче, күмә алмый тилмерерләр. Хәлебез шундыйрак...- дип таныштырган иде авыл халкы.

Иң үзур теләкләре шул иде. Кабул булмаган. Үртәм авылында җиде дистәсенә дә җитмәгән ир-ат дөнья куйган. Ә зиратка юл өзек. Бөтен авыл уйда. Трактор белән Каенсар зиратына алып чыксак, дип тә уйлыйлар. Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллиннан ярдәм дә сораганнар.

- Авылның аскы күпереннән җайлап чыкканда үтеп булырга тиеш, җәяү булмаса, ат үтә ала аннан. Үз зиратларына күмәрләр, дип уйлыйм. Сөйләшәсе кешеләр белән сөйләшеп аңлаштык. Нишләтәбез, авылның урнашкан урыны шундый. Ул буаны ничек кенә итеп бусаң да ел саен китә, чөнки мари республикасы авылларындагы сулыкларны су басмасын дип җибәрәләр. Ике буа суы ике яклап төшә Үртәмгә. Вакытында читен инде, сүз дә юк. Авыл эченә үзара салым акчасына вак таш җәйгән идек, дөрес азрак булды, быел җәй тагын таш җәеләсе авыл урамына. Ә авыл арасы турында ни дип әйтим, анысы дәүләт карамагында. Быел Кызыл Утар авылы юлы каралса, киләсе елларга бәлки Үртәм юлы керер, андый юллар башка юк бит инде. Бу хакта район җитәкчелеге дә белә. Уңай хәл ителер, дип ышаныйк. Авыл халкы икмәксез тормый. Бөтен эшмәкәрләр белән сөйләшеп чыктым диярлек. Хәмит Сәләховка рәхмәт, ул тыңлады. Үртәмгә килер өчен махсус машинасын сатып алды. Атнага ике килә, кайтышлый күрше -тирә авылларга да керә...- ди Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин.

Юлсызлык - кечкенә авылларның баш авыртуы инде. Мәет озатучыларга Алла ярдәм бирсен.

С. Мингатина

Зират юлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев