Вәхшилек түгелме бу?
Менә бу бөдрә каеннын матурлыгын күрәсезме? Караган саен карыйсы килә. Менә шул каенны броканьерлар кискән кебек район электр челтәрендә эшләүчеләр ботарлап киткәннәр. Бер дә матур күренеш түгел. Карагач, җан әрни. ... Әйе, югары көчәнешле ут чыбыгы астында агач үсәргә ярамаганлыгы аңлашыла. Алар да үз эшләрен башкарганнар. Тик эшне ничек эшләп...
Менә бу бөдрә каеннын матурлыгын күрәсезме?
Караган саен карыйсы килә. Менә шул каенны броканьерлар кискән кебек район электр челтәрендә эшләүчеләр ботарлап киткәннәр. Бер дә матур күренеш түгел. Карагач, җан әрни.
... Әйе, югары көчәнешле ут чыбыгы астында агач үсәргә ярамаганлыгы аңлашыла. Алар да үз эшләрен башкарганнар. Тик эшне ничек эшләп булмый. Олылар юкка гына "Эшне аны мәнди анасы да эшли...", дип әйтмиләр. Икенчерәк төрле әйтелгәне дә бар. Бу эш менә шуңарак тартым булган. Авыл халкын, балаларны рәнҗетерлек итеп эшләгәнсез, егетләр. "Шундый матурлыкны әрәм иттеләр, ярар инде каены,үсәр, сыерчыклар килеп оя корган вакыт, ул каенда өч сыерчык оясы бар иде, аларны бәреп үк төшермәгәннәр, өстен аска әйләндереп киткәннәр", - диләр.
Чынлап та "Алай түгел, алар..."- дип сезнең тарафка бер генә яклау сүзе дә әйтеп булмый. Күрәсең, сез авыл егетләре түгелдер, авылда үссәгез, агачтагы сыерчык оясын ничек менә бу хәлендә калдырып була. Әле бит ул ояны әти-әниләре белән мәктәп балалары куя. Кошларны хөрмәт итәргә кирәклеген аңлатабыз, әллә бу агачны ботарлаучыларга моны аңлатмадылар микән?
"Табигатьне сакларга кирәк..." дип сөйләнәбез, чистарту ике айлыгы бара. Каен төбе тулган кискән ботаклар. Анысын авыл җирлеге кушып чистарттырырга тиеш инде хәзер, бездә халык үзе белеп эшләмәс. Аннан соң кеше артыннан эшлисе дә килми әле ул, берәү ботарласын, син җый...
Булган эш булмаган бу! Башка агачларны кискәндә, менә бу фотодагы мәхшәр кабатланмасын иде. Экологлар да бар бит әле...
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев