Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел яз Татарстанда кайда нәрсә ауларга ярый - Интертат

Автор: Арсений МАВРИН, sntat.ru Татарстанда 16 апрельдән язгы чорда аучылыкка рөхсәт бирелә башлый. Башкача әйткәндә, республиканың аучылык урманнарында һәм кырларында каурыйлы киек кошларны ату хокукы бирә торган юлламалар сату башлана. Рөхсәтнең уртача бәясе бер кеше өчен сезон дәвамында атуга 2 мең сум, йә бер тәүлек өчен 500 сум була. Кайчан?...

Автор: Арсений МАВРИН, sntat.ru
Татарстанда 16 апрельдән язгы чорда аучылыкка рөхсәт бирелә башлый.

Башкача әйткәндә, республиканың аучылык урманнарында һәм кырларында каурыйлы киек кошларны ату хокукы бирә торган юлламалар сату башлана. Рөхсәтнең уртача бәясе бер кеше өчен сезон дәвамында атуга 2 мең сум, йә бер тәүлек өчен 500 сум була.

Кайчан?

Татарстанда язгы аучылык вакыты Президентның 12.04.2013 (УП-303) санлы Карары нигезендә билгеләнә. Документтагы мәгълүмат буенча, аучылык сезоны башлану апрельнең дүртенче шимбәсенә туры килә. Сезон төгәл ун көн дәвам итә. Шуны да әйтергә кирәк, быел язгы аучылык сезоны ачылу бик соңга калды: ул 28 апрельдән 7 майга кадәр дәвам итәчәк. Чагыштыру өчен: 2015 елда Татарстанда язгы аучылык чоры 18 апрельдә, 2016 елда 23 апрельдә, 2017 елда 22 апрельдә башланган иде.

Нәрсәне һәм кайда?

Язгы сезонда Татарстан аучылары өчен төп табыш - ата үрдәкләр һәм казлар. Аучылар күпчелек очракта нәкъ менә каз аулау өчен чыга. Аучылар ау рөхсәт ителгән вакытка кадәр өч атна алдан казларның кайта башлавын әйтте инде.

Татарстан аучыларының Интернеттагы төркемнәрендә кырлардагы мәгълүматлар даими рәвештә яңартылып тора. Күзәтүләр буенча, зур булмаган казлар төркеме 5 апрельдә Алабуга, 6 апрельдә Нурлат, 8 апрельдә Әлки районы күгендә күренгән инде.

Нәрсә рөхсәт ителә, нәрсә тыела?

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аучылык коткысына бирелеп, чикләүләр һәм тыюлар турында онытмаска кирәген искәртә. Татарстанда урман тавыкларын (суерларны) аулау тулысынча тыела. Ата көртлекне аулау республикада бары тик тугыз урында гына рөхсәт ителә: "Бөгелмә", "Забава", Караеш", "Никольский", "Питрәч", "Поповский", "Юкә" аучылык хуҗалыкларында, шулай ук Баулы һәм Бөгелмә районнарындагы бөтен кеше керә ала торган аучылык урыннарында.

Россия Табигать министрлыгының 04.09.2014 (№383) санлы Боерыгы гамәлдә. Бу соры киек казны аулау тыелган дигән сүз. Ак маңгайлы казларны, ындыр казларын гына атарга ярый. Бер аучы тәүлегенә ике кош кына ата ала. Очып баручы казларны ничек танырга дигән сорауга Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре гади җавап бирә: табышыгызның тавышын аерырга өйрәнегез. Төрле казлар төрлечә кычкыра. Һәм барлык очрак өчен дә бер җавап: тәгаен танымасаң, ышанычың булмаса - атма.

Шулай ук аучының тәүлеклек нормасына өч ата үрдәк һәм өч вальдшнеп керә. Монда да нюанс бар: иртән кайтып баручы вальдшнепны атарга ярамый. Бары...

Теләсә кайсы транспорт чарасы, шул исәптән моторлы һәм ишкәкле көймәләр белән ауга чыгу тыела. Йөзү чарасын бары тик....

.... йөрү рөхсәт ителә. Пуля йә картечь (ядрәсе 5 мм дан да зур булмаган) белән корылган патрон катгый рәвештә үзең белән булырга тиеш түгел. Нумерация буенча: максимум - 0000. Аучы-инспекторлар "кирәк булса дип кенә алган идем" кебек җавапларга карап тормаячак. Закон каршында җавап тотарга, штраф түләргә туры киләчәк.

Ау урынына алданрак, мәсәлән, 27 апрельдән кич белән килеп мылтык куючыларга да административ җаваплылык яный. Төн уртасына кадәр, ягъни ау сезоны рәсми рәвештә ачылганга кадәр, мылтык чехолында һәм корылмаган килеш торырга тиеш. Юкса -....

Уылдык чәчү вакытындагы тыюлар турында берничә сүз

Аучылык сезоны башланырга берничә көн кала, Татарстанда уылдык чәчү вакытына тыюлар чоры башлана. Быел бу чор 25 апрельдән 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Биhttp://intertat.tatar/society/byel-yaz-tatarstanda-kayda-n-rs-aularga-yaryy/оресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшергәнчә, республикада бары тик бер урында гына һәвәскәрләр өчен балык тоту тыела:

тулысынча уку өчен:

http://intertat.tatar/society/byel-yaz-tatarstanda-kayda-n-rs-aularga-yaryy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев