Берничә сәгатьтән инстаграмда Алсудан яңа пост күренде. Баксаң, тәмле ризык ашап хушланган икән. "Булды бу, җәмәгать! Берничэ сәгать элек таба төбен ялтыраттык! Фарш белэн нәрсә пешереп була дигән сорауга шундый күүүүп рецепт бирделәр. Ел буе кулланырмын, Алла бирса! Тиз генә пешерә торганы да, озак итеп, төрле кушылмалар белән пешерә торганы да булды! Зур рәхмәт! Ә мин запеканка ясадым. Бүгенге ризыкны иҗатташ дустым Дилә Нигъмәтуллина рецепты буенча пешердем", - дип язды Алсу.
Әлеге рецептны "Интертат.ру" электрон газетасы укучыларына да тәкъдим итәбез
Суган турап, кыздырабыз. Аңа фарш кушып, тагын кыздырабыз. Кабачкины һәм сырны угыч аша кырабыз һәм, бутап, табага бер җәймә итеп тезәбез. Өстенә фарш җәябез. Аның өстенә боҗралап тураган помидор тезәбез. Аерым савытта каймак белән 2 йомырка туглыйбыз да, җәймәләр өстенә агызабыз. Һәм кайнар мичкә тыгабыз. Бераздан, мичтән чыгарып, кырылган сыр сибәбез. Һәм яңадан мичкә тыгабыз. Берничә минуттан ризык әзер. Тәмле булсын!
Ә Хәния Фәрхи нинди ризык тәкъдим иткән?
Алсу Фазлыевага инстаграмда рецепт тәкъдим итүчеләр арасында Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи дә бар иде. Ул җырчыны "ежик" пешерергә өндәде. "Алсу! Мин ежикны болай пешерәм: фаршка тоз, борыч, теләсәң сарымсак, вак итеп туралган суган, ике күкәй, бер уч дөге. Мин үзем ит шулпасында пешерергэ яратам, бигрәк тэ әзрәк каз яки үрдәк ите булса яхшы. Тозлы суга гына да мөмкин. Шушы фаршка салган әйберләрне бергә яхшы итеп бутыйсың, аннары кайнап торган шулпага зур итмичә генә кәтлит кебек тугәрәкләп сала барасын... Мин аның шулпасына вак итеп туралган кәбестә дә салам (мин үзем пешкән кәбестәне бик яратам), вак итеп турап кишер, пешеп җитәр алдыннан лаврушка, эре борыч та мөмкин. Менә шулай, тиз һәм тәмле!" - дип, рецепт язды ул.
Яле, хуҗабикәләр, ике ризыкны да пешереп карагыз әле! Кайсы тәмлерәк икән - Диләнекеме, Хәниянекеме?
Нет комментариев