Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ХӨРМӘТЛӘП ТӘ КАРАДЫЛАР»

Өлкән хәбәрчебез Мөршидә Ваһапова 8 май көнне Комыргуҗада узган тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы турында хәбәр итте. "7 май көнне авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов мәктәп укучылары белән бергә гаять күп бүләк тутырылган пакет күтәреп керде. Аны килүчеләргә күрсәтермен дип, әрҗәгә җыеп куйдым. Зират җыештырырга кайткан күршеләрем кергәннәр иде, күреп исләре...

Өлкән хәбәрчебез Мөршидә Ваһапова 8 май көнне Комыргуҗада узган тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы турында хәбәр итте. "7 май көнне авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов мәктәп укучылары белән бергә гаять күп бүләк тутырылган пакет күтәреп керде. Аны килүчеләргә күрсәтермен дип, әрҗәгә җыеп куйдым. Зират җыештырырга кайткан күршеләрем кергәннәр иде, күреп исләре китте! 8 май көнне мәктәпкә бәйрәмгә бардым. Мәктәп алдында ук ике якка тезелгән укучылар колоннасы каршы алды. Спорт залында бәйрәм концерты узды, ул исә данлыклы Левитанның сугыш чорында яздырылган чыгышлары белән бәйләнеп барды. Аны тыңлаганда йөрәкләр әллә нишләде. Авыл җирлеге башлыгыннан тыш, ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова, мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм чарасы мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Аны Назимә Вәлиева изге Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укып башлады. Табынны шулкадәр бизәгәннәр, өстәлдә ни генә юк иде - каян табып бетергәннәрдер! Хәтта аш тәлинкәсе куярга урын табып булмады. Монда да ашый-ашый концерт карадык. Бу чараны оештыручыларның һәрберсенә олы рәхмәтемне белдерәм", - дип хәбәр итә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев