Иң зур саннар – бездә
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 12 сентябрь мәгълүматларына караганда, районыбыз көзге эшләрнең һәрберсе буенча алда бара. Бүгенге көндә зәб сукасы тиешле мәйданнарга карата 29 процентта башкарылды. Көзге чәчү бездә күптән тәмам, ә республика буенча аны әлегә 6 район гына төгәлләде. Урып-җыю да төгәлләү алдында, шөкер, районыбыз монда да әйдәп баручыларның берсе....
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 12 сентябрь мәгълүматларына караганда, районыбыз көзге эшләрнең һәрберсе буенча алда бара.
Бүгенге көндә зәб сукасы тиешле мәйданнарга карата 29 процентта башкарылды. Көзге чәчү бездә күптән тәмам, ә республика буенча аны әлегә 6 район гына төгәлләде. Урып-җыю да төгәлләү алдында, шөкер, районыбыз монда да әйдәп баручыларның берсе. Дөрес, соңгы көннәрдә яңгыр яву нәтиҗәсендә туктап торырга мәҗбүр булдык.
Сөт җитештерү буенча да иң зур күрсәткечләр безнең районда. Тулай савымны ай башына карата 1 тоннага киметсәк дә, узган елгыдан 23 тоннага артык, бер сыердан тәүлегенә уртача 24,4 килограмм сөт савыла. Болар Татарстанда иң зур саннар. Ә тәүлеклек тулай савым 173 тонна тәшкил итә, Кукмара һәм Балтач районнарыннан соң өченче күрсәткеч бу.
Көн кадагы саналган зәб сукасы буенча төгәл саннарга килсәк, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган сводкага күз салыйк.
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 12 сентябрьгә тиешлегә карата зәб сукасы уздыру (%), өченче - җирне тирәнтен эшкәртү (га), дүртенче - сукалау (га)
Дусым 17,5 256 121
Күңгәр 26,5 10 325
Күшәр 20,5 - 630
Ленин 32 672 785
Таң 25 594 365
Мәңгәр 49,6 1281 -
Шахтер 18 370 275
Уңыш 26,5 - 678
Тукай 15 479 226
Районда 29 3662 3405
Ашыт 14 96 146
Кызыл Яр 25 100 318
Кишет 8,5 307 25
Барысы 13,7 503 489
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев