Игенче булалмый бар кеше дә
Игенче булалмый бар кеше дә, Кайнар туфракта уйнап үсмәсә. Басу-кырны иңләп тракторда, Буразналар сызып үтмәсә. Игенче булалмый беркем дә, Таң сызылуга кырга китмәсә. Мамык сыман йомшак туфракка, Иң беренче орлыкны сипмәсә. Игенче булалмый һәр кеше дә, Туган ягын өзелеп сөймәсә. Басу-кырга кадер хөрмәт биреп, Карап мул уңышлар үстермәсә. Йөзләрен дә...
Игенче булалмый бар кеше дә,
Кайнар туфракта уйнап үсмәсә.
Басу-кырны иңләп тракторда,
Буразналар сызып үтмәсә.
Игенче булалмый беркем дә,
Таң сызылуга кырга китмәсә.
Мамык сыман йомшак туфракка,
Иң беренче орлыкны сипмәсә.
Игенче булалмый һәр кеше дә,
Туган ягын өзелеп сөймәсә.
Басу-кырга кадер хөрмәт биреп,
Карап мул уңышлар үстермәсә.
Йөзләрен дә тузан бөртекләре
Сырып алып бизәп тормаса.
Тузан катыш майга баткан куллар,
Корыч атны туры тоталса.
Тургай тавышларын ишетелсә,
Чың күңелен биреп эшләсә.
Үскән игеннәрне түкми-чәчми,
Вакытында җыйнап ул алса.
Менә шунда була чын игенче,
Хезмәте таныла ил күгендә.
Менә шундадыр чып-чын ярату,
Игенче хезмәте күңелендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев