Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдар Хәкимов белән Филүс Каһировка икесенә бер күлмәк?

Концертка сәхнә киемен алып килергә оныту - артист өчен зур бәла, трагедия. Илдар Хәкимов та мондый хәл белән очрашкан һәм бер тапкыр гына да түгел. "Бервакыт концертта сәхнәгә чыгарга әзерләнә башлагач, ак күлмәгемне таба алмыйча азапландым. Баксаң, ул өйдә онытылып калган икән! Халык алдына күлмәксез чыгып баса алмыйм бит инде!...

Концертка сәхнә киемен алып килергә оныту - артист өчен зур бәла, трагедия. Илдар Хәкимов та мондый хәл белән очрашкан һәм бер тапкыр гына да түгел. "Бервакыт концертта сәхнәгә чыгарга әзерләнә башлагач, ак күлмәгемне таба алмыйча азапландым. Баксаң, ул өйдә онытылып калган икән! Халык алдына күлмәксез чыгып баса алмыйм бит инде! Гүзәл озак уйлап тормады, әле генә җырлап кергән Филүс Каһировтан күлмәген салып бирүне сорады. Филүс күлмәгенең тирле булуын әйтергә маташаса да, моңа бик уңайсызланса да, күлмәген алып кидем! Аннары мин тирләп кергәч, ул күлмәкне яңадан Филүс киеп чыгыш ясады. Шулай итеп, тирләп-пешеп бер күлмәкне алмаш-тилмәш кияргә туры килде", - дип көлеп искә алды Илдар.


Тагын бер кызыклы вакыйга Уфада "Моң-дәрья" фестивалендә булган. "Гадәттә, безнең сәхнә киемнәрен Гүзәл барлый. Бу юлы ул минем чалбарымны алырга оныткан. Бөтен киемнәр бар, чалбар гына юк! Минем чыгышка санаулы минутлар калып бара, кибеткә барып чалбар эзләү мөмкин түгел. Каян табыйк икән, дип уйлап торганда, сәхнә артында "Туган тел" каналы директоры Азат Галинур улы Вахитов күзгә чалынды. Тиз генә аның чалбарын салдырып, үземә киеп куйдым!" - ди җырчы.


Чалбарның үлчәме Илдарга зур булу сәбәпле, җырчы ул чалбарда үзен бераз уңайсыз хис иткән. Хәер, моны сукыр булмаган тамашачы үзе дә аңлагандыр. Тик Илдар Хәкимов эшнең нидә булуын яшерми, ничек бар, шулай ачып сала. "Ярый әле соңгы ыштанын салып бирерлек дусларым бар, Аллага шөкер, дидем!" - дип сөйләде Илдар Хәкимов.


Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев