27 февраль 2017 яңалыклары
-
Роберт Миңнуллин: “Кухняга кереп карамаган җырчылар да ашарга пешерергә өйрәтә хәзер”
"Кулинар бум" хәзер, телевидениенең кайсы каналын ачсак та, анда ашарга пешерергә өйрәтәләр, ди Татарстанның халык шагыйре, "Татар гаиләсе" Бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Роберт Миңнуллин. Бу хакта сүз "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә чыккан иде. - Кухняга кереп карамаган җырчылар да, башка һөнәр ияләре дә ашарга пешерергә өйрәтә хәзер. Ул,...
-
«Рубин» клубында җитәкчеләр алышына
1 мартта «Рубин» футболчылары кышкы тәнәфестән соң тәүге рәсми матчын уздыра - Казанда Россия кубогы ярышларының 1/4 финал раундында Новосибирскиның «Сибирь» командасы белән көч сынашачак. Испаниядә җылы кояш астында уздырган җыеннарны сагынасы көннәр алда әле. 1 март - язның беренче көне буларак билгеләп үтелсә дә, бездә кышның яз белән тартышкан,...
-
Илдар Хәкимов белән Филүс Каһировка икесенә бер күлмәк?
Концертка сәхнә киемен алып килергә оныту - артист өчен зур бәла, трагедия. Илдар Хәкимов та мондый хәл белән очрашкан һәм бер тапкыр гына да түгел. "Бервакыт концертта сәхнәгә чыгарга әзерләнә башлагач, ак күлмәгемне таба алмыйча азапландым. Баксаң, ул өйдә онытылып калган икән! Халык алдына күлмәксез чыгып баса алмыйм бит инде!...
-
Армиягә без сугышу өчен җибәрмибез - Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов
Армиядә егетләр хәрби һөнәр ала, дип аңлата Татарстан Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча җитәкчесе. (Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Ватанпәрвәрлек хисе гаиләдән килергә тиеш. ТР Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комисары Алмаз Борһанов шундый фикердә. "Бала әти-әни белән горурланып үсәргә тиеш. Хәзер тәрбия мәктәпкә,...
-
Ягез әле, малайлар, бирешмәгез, әтиләр!
Күптән түгел Бәрәскә урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары катнашында "Ягез әле, малайлар, бирешмәгез, әтиләр!" исемле кичә - бәйге үткәрелде. Иң элек кичәгә җитди әзерләндек: үз кулларыбыз белән истәлеккә бүләкләр ясадык, шигырьләр өйрәндек, әтиләрне чакырдык. Бәйрәмнең беренче өлешендә кадерле әтиләребезне бәйрәм белән котладык. Аларга багышлап матур җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек....
-
"ЗөЛәйлә" кызлары ни өчен икәү җырлый? Зөлфия Вәлиева эштән киткәнме?
"ЗөЛәйлә" триосы кызлары өчәү булса да, соңгы арада төркем ике кешелек составта ешрак күренә. Сүз Ләйсән Мәхмүтова белән Ләйсән Закирова турында. Халык триога ни булган, ни өчен кызлар икәү генә чыгыш ясый, дип кызыксына башлады. Сәбәбен безгә "ЗөЛәйлә" триосына нигез салган җырчы Ләйсән Мәхмүтова аңлатты. - "ЗөЛәйлә" триосының рәсми эш...
-
Кабат Күлле Кимедәге "Кышкы Сабантуй" турында
"Әлегә кадәр авылда узган "Кышкы Сабантуй" уеннарыннан айный алмыйбыз", дип шаулашып редакциягә Күлле Киме авылында яшәүче өлкән яшьтәге әби-апалар килеп керде. Йомышлары башка булса да, бәйрәмне тагын бер кат искә алдылар.
-
Әтнәнең "Ашыт сакланышы"
«Ашыт» сакланышы - Симет елгасының түбәнге агымында, ә Ашыт елгасының урта агымында урнашкан аерым саклануга мохтаҗ дәүләт табигать территориясе. Аның барлык җир бәйләме әллә ни зур түгел, барлыгы 2700 гектар. Ә Республикага килгәндә, "Ашыт" сакланышы да кергән- 26 төбәк сакланышы, 144 табигать ядкаре, Федераль структурага караган бер дәүләт тыюлыгы "Идел-Кама"...
-
Президент «ТФБ-Финанс» клиентларына иминият акчаларын түләү мөмкинлеген табуны йөкләде
«ТФБ-финанс» клиентлары «Татфондбанкның» зыян күргән кертемчәләре реестрына эләгергә мөмкин. (Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физик һәм юридик затларга - операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтүче Консультатив төркемгә һәм Татарстан Прокуратурасына «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләргә йөкләде....
-
Әтнәдә әниләр белән очрашканнар
Түбән Көек мәктәбендә "Туган якка солдат сәламе" исемле кичә уздырганнар.
-
Әтнәнең "Созвездие-Йолдызлык" җиңүчеләре (ИСЕМЛЕК)
Тамашачы бүләкләү тантанасы барышында исендә калдыра да алмагандыр, шуңа күрә "Созвездие-Йолдызлык - 2017"нең нәтиҗәләре белән сайтта таныштырырга булдык.
-
Әтнә кызлары унсигез команда арасында дүртенче
23-26 февраль көннәрне Алексеевскийда волейбол ярышы буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең ярымфиналы узды.
-
"Ягез әле, егетләр!"
Олы Мәңгәр мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Ягез әле" егетләр!" исеме астында бәйге уздырганнар.
-
Синең янда
Синең янда гына, әнкәй җаным, Тормыш авырлыгы югала. Синең янда гына талчыккан һәм Арып-талган йөрәк тын ала. Бусагаңнан атлап керү белән Тышта кала барлык борчулар. Әллә кая була үпкә-рәнҗү, Бетә кимсенүләр, ачулар. Синең янда беразга булса да Авызлыгын тормыш бушата. Әрем кушмый гына, баллап-майлап Яңа пешкән күмәч ашата. Синең янда...