ФӘХРИЕВ УРЫНЫНА - САЯХОВ
«Рубин» футбол клубының Попечительләр советы бүген генераль директор вазифасын башкарган Илгиз Фәхриевны клубның Күзәтү советы һәм спорт директоры итеп билгеләде. Ә генераль директор кәнәфиенә моңа кадәр, 2016 елдан, клубта финанс директоры вазифасында булган Рөстәм Саяхов билгеләнде.
Клуб җитәкчелеге әлеге үзгәрешләр югары күрсәткечләргә ирешү, башкарылган эшләрне нәтиҗәлерәк итү өчен кабул ителде, дип аңлата. «Рубин»да булган соңгы еллардагы үзгәреш чорында, җитәкчелек алышынган мәлләрдә, дилбегәне үз кулларына алучылар алдына тәгаен бурыч - клубның футбол пирамидасын һәм балалар-үсмерләр футболын үстерү, клуб системасындагы барлык команда сорауларын оператив рәвештә хәл итү мәсьәләсе куелды, дип аңлатыла Пепечительләр советының бүгенге карары. Ә бу эшләрне башкару өчен клуб системасында тәҗрибәгә ия спорт директоры булу кирәк. Озак эзләнүләрдән соң, «Рубин»да уенчыдан алып - генераль директор вазифасына кадәр юл үткән Илгиз Фәхриевтан да яхшырак кандидатура табылмаган.
Шулай итеп, генераль директор вазифасында 51 яшьлек Илгиз әфәндене 40 яшьтәге Рөстәм Саяхов алмаштырды. Шунысы кызык: үз хезмәт юлын финанс өлкәсенә, банк хезмәтенә багышлаган Рөстәм Саяхов та Илгиз Фәхриев кебек үк 4 бала әтисе икән.
БЕР КЫШКА - ДҮРТ УЕНЧЫ
«Финанс өлкәсендә тәҗрибәгә ия кешенең генераль директор булып билгеләнүе, акчаның кадерен белү өчен түгел микән?» - дип әйтеп куйды футбол җанатарлары арасында аксакал саналучы бер танышым.
Булырга мөмкин! Инде бу кышта ук «Рубин» клубы яңа уенчылар сатып алуга бер тиен акча да сарыф итмәде. Хәер, команданы кызыксындырган футболчылар исемлегендә бер генә уенчының исеме аталды. Ул - «Локомотив» командасы ярымсакчысы Алексей Миранчук. Соңгы көннәрдә уенчы Казанга сезон беткәч кенә күченәчәк, дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Бу дөрес тә. Команда белән җыеннарда катнашмаган футболчының файда китерүе икеле бит. Моннан тыш «Рубин» 21 яшьлек футболчыны бүген 5 миллион еврога сатып алырга теләсә, «Локомотив» исә бәяне 7 миллион евродан 5,5 миллионга гына төшергән, дип яза кайбер федераль басмалар. Мәскәү клубы уенчыны хәзер җибәрмәгән очракта, май аенда «Рубин» аңа булган хокукларын 2,5 миллион еврога сатып алу мөмкинлегенә ия булачак, имеш. Чөнки бу җәйдә «Локомотив» белән Миранчукның килешү вакыты чыга. Ә кайбер футбол белгечләре бу сезонда 16 кенда 1 гол керткән Миранчукның «Рубин»га кирәге шуның кадәр генә дигән фикердә. Алар Казанның үз уенчысы - 19 яшьлек Илзат Әхмәтовның соңгы вакытта яхшы уен күрсәтүен билгеләп үтә.
Ничек кенә булмасын, «Рубин» футболчылар сатып алу түгел, артыкларын кая куярга белми. Бу кышта Казан клубыннан 4 футболчы китеп барды - Украина һөҗүмчесе Марко Девич «Ростов»ка, «Рубин»да үз уенын таба алманган Испания ярымсакчысы Самуэль Гарсия белән Швеция сакчысы Эмиль Бергстрем да башка клубларга арендага бирелде, аннары чират тагын бер ярымсакчы, үзебезнең Магомед Оздоевка да җитте. Аны 2016-2017 елгы сезон азагына кадәр «Терек» клубына арендага бирделәр.
Исемлек әле дәвам итәчәк. Хак булса, «Рубин» татар футболчысы Динияр Билалетдиновны да трансферга куйган, ә Грузия сакчысы Соломон Кверквелия сезон азагына кадәр «Локомотив» командасына арендага биреләчәк, диелә. Шунысы кызык: Динияр да, Соломон да җыеннарда уздырган соңгы матчларында уен азагында капитан вазифасын башкарды. Динияр белә торгандыр - татарда моңа охшаш хәлне: «Йомшак җәеп, катыга утыртты», - дияргә яраталар.
ҖЫЕННАР ДӘВАМ ИТӘ
Испаниядә җыеннар уздыручы «Рубин» футболчылары кичә Норвегиянең «Сарпсборгом 08» командасы белән контроль матч үткәрде. Исәп - 0:0.
Футбол. Контроль матч. Испания. Ла Манга. «Рубин» (Казан, Россия) - «Сарпсборг 08» (Сарпсборг, Норвегия) - 0:0.
«Рубин»ның составы: Нестеренко, Кузьмин (к) (Михайлов, 77), Кверквелия, Бурлак, Нәбиуллин, Мвила, Сонг, Рочина, Җамалетдинов, Лестьенн (Махатадзе, 77), Жонатас.
- Уен бик тигез барды, көндәш команда актив рәвештә агрессив футбол тәкъдим итте, - дип бәя бирде «Рубин»ның баш тренеры Хавьер Грасия. - Матч дәвамында көрәш алып барырга туры килде. Команда тырышты, лаеклы уен күрсәтте. Бу этапта төп бурыч - имгәнүләрсез, уен тәҗрибәсен арттыру. Безне сакта ышанычлы уен сөендерә. Соңгы уеннарда аз керттерәбез. Бу чемпионатта уңышлы уен күрсәтү өчен мөһим фактор. Команда сакта яхшы уен күрсәтсә, җиңүгә мөмкинлекләрне арттырачак.
Сүз уңаеннан: «Рубин»ның җыеннарда тагын ике очрашу уздырасы калды. Алары да Норвегия клублары -«Мьёндален» (23 февраль, 16:00) һәм «Старт» (24 февраль, 13:00).
Ә кубок уены уздырганнан соң «Рубин» өчен Россия чемпионаты 6 мартта дәвам итәчәк. Испаниядә кызынган «Рубин» футболчыларын бу көнне Махачкалада «Анжи» көтә. Аңа кадәр испан егетләренә язгы карны да күрсәтәсе иде.
Нет комментариев