Кабат Күлле Кимедәге "Кышкы Сабантуй" турында
"Әлегә кадәр авылда узган "Кышкы Сабантуй" уеннарыннан айный алмыйбыз", дип шаулашып редакциягә Күлле Киме авылында яшәүче өлкән яшьтәге әби-апалар килеп керде. Йомышлары башка булса да, бәйрәмне тагын бер кат искә алдылар.
"Бер катнашучы да бүләксез калмады. Уеннарны авыл мәдәният йортында эшләүче Чулпан Сәләхова һәм Ильяс Сәфәров бик күңелле итеп оештырдылар. Авыл җирлегенә, күмәк хуҗалыкка, сүз дә юк, рәхмәтнең иң зуры. Бүләкләрне авыл җирлегендә эшләүче Илсия Сабирова бик мулдан өләште", - диештеләр.
Монда өч кеше кыршау киеп тә чапкан, күзләрен бәйләгән хәлдә шакмак та җыйганнар. "Чүлмәк вату уены бик күңелле булды, 5 яшьлек Казан малае ватты", - дип көлештеләр. Аркан тартышканнар, кул көрәштергәннәр, машина көпчәге дә алыштырганнар, җигелеп "Нива" машинасы да тартканнар. Уеннарда Надир Батршин гадел хөкем иткән. Музыка берөзлексез агылып торган. "Риваять" төркеме артистлары да бәйрәмгә ямь өстәгәннәр.
"Ашау-эчү ягын да кайгыртканнар, искитмәле", - дип гаҗәпләнәләр. Күлле Киме мәктәбе пешекчеләре коймак та, ботка да пешергәннәр, чәе дә булган. Аларга авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йорты кызлары булышкан. Инде хәбәр иткән идек, монда пылау да пешерделәр, шашлык та кыздырдылар.
Ә спорт уеннарына килсәк, мини-футбол уенында Әйшияз командасы җиңеп чыга. Ә барлык спорт уеннарында катнашу балларын исәпләп, гомумкоманда беренче урынны Күлле Киме командасы яулый һәм тәкә белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев