Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең "Ашыт сакланышы"

«Ашыт» сакланышы - Симет елгасының түбәнге агымында, ә Ашыт елгасының урта агымында урнашкан аерым саклануга мохтаҗ дәүләт табигать территориясе. Аның барлык җир бәйләме әллә ни зур түгел, барлыгы 2700 гектар. Ә Республикага килгәндә, "Ашыт" сакланышы да кергән- 26 төбәк сакланышы, 144 табигать ядкаре, Федераль структурага караган бер дәүләт тыюлыгы "Идел-Кама"...

«Ашыт» сакланышы - Симет елгасының түбәнге агымында, ә Ашыт елгасының урта агымында урнашкан аерым саклануга мохтаҗ дәүләт табигать территориясе. Аның барлык җир бәйләме әллә ни зур түгел, барлыгы 2700 гектар. Ә Республикага килгәндә, "Ашыт" сакланышы да кергән- 26 төбәк сакланышы, 144 табигать ядкаре, Федераль структурага караган бер дәүләт тыюлыгы "Идел-Кама" һәм "Түбән Кама" милли паркы эшләп килә. Мондый территорияләр республиканың 169 мең гектар җирен били, бу уртача 2,5 процент территория дигән сүз.

2017 ел, Россия Президентының Указы нигезендә, ул 2015 елның 1 нче августында кабул ителгән иде, һәм Татарстан Министрлар Кабинетының 2016 елның 9 мартында кабул ителгән карары нигезендә, Ил һәм Республика күләмендә - аерым саклануга мохтаҗ табигать территорияләре елы дип игълан ителде. Табигатьне саклауга багышланган мондый күләмле чаралар соңгы елларда дәүләт тарафыннан игътибар үзәгендә, үткән ел - су буйлары биләмәләрен саклау елы иде.

"Ашыт" сакланышының узган елы эшчәнлегенә килгәндә, шуны әйтеп үтәргә була 2016 ел дәвамында 208 рейд үткәрелеп, табигатьне рәнҗетүчеләргә 21 административ протокол төзелде. Район мәктәпләре мәгариф бүлеге белән берлектә, Халыкара "Парклар маршы" үткәрелде, районның 4 укучысына республика күләмендәге бәйгедә - призлы урыннар алдылар, аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ел саен уткәрелә торган экологик конференциядә , укучыларның елдан ел экологик проблемалары чишүдә фәнни-практик эзләнүләренең тирәнлеге арта. Бу юнәлештә куйган зур хезмәтләрен исәпкә алып, Татарстан Урман хуҗалыгы министры А.А.Нәзиров, Күңгәр мәктәбе укытучысы Галиева Хәмдия Җәүдәт кызын, Күлле-Кимедән Паутова Гүзәл Габделнур кызын Рәхмәт хатлары белән котлады.

Узган ел шулай ук укучылар белән "Чиста урманнар" акциясендә катнашып, юл буе полосаларын чүпләрдән арындыруда, агач утыртуда да актив эшләдек. Район мәктәпләренә нарат, чыршы, карагай үсентеләре таратып, алар мәктәп яны территорияләре тирәсенә утыртылдылар.

Быелгысы елда да, узган елдагыча, үзебезнең эшчәнлекне табигатьне саклауга районың киңрәк җәмәгатчелеген җәлеп итеп, эшлисе эшләрне киңрәк колач алып башкарып чыгарга тырышачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев