Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синең янда

Синең янда гына, әнкәй җаным, Тормыш авырлыгы югала. Синең янда гына талчыккан һәм Арып-талган йөрәк тын ала. Бусагаңнан атлап керү белән Тышта кала барлык борчулар. Әллә кая була үпкә-рәнҗү, Бетә кимсенүләр, ачулар. Синең янда беразга булса да Авызлыгын тормыш бушата. Әрем кушмый гына, баллап-майлап Яңа пешкән күмәч ашата. Синең янда...

Синең янда гына, әнкәй җаным,
Тормыш авырлыгы югала.
Синең янда гына талчыккан һәм
Арып-талган йөрәк тын ала.

Бусагаңнан атлап керү белән
Тышта кала барлык борчулар.
Әллә кая була үпкә-рәнҗү,
Бетә кимсенүләр, ачулар.

Синең янда беразга булса да
Авызлыгын тормыш бушата.
Әрем кушмый гына, баллап-майлап
Яңа пешкән күмәч ашата.

Синең янда күңелемне били
Күптән көткән талгын җиңеллек.
Синең янда гына мине, әнкәй,
Бәхет көтә таудай өелеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев