Ягез әле, малайлар, бирешмәгез, әтиләр!
Күптән түгел Бәрәскә урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары катнашында "Ягез әле, малайлар, бирешмәгез, әтиләр!" исемле кичә - бәйге үткәрелде. Иң элек кичәгә җитди әзерләндек: үз кулларыбыз белән истәлеккә бүләкләр ясадык, шигырьләр өйрәндек, әтиләрне чакырдык. Бәйрәмнең беренче өлешендә кадерле әтиләребезне бәйрәм белән котладык. Аларга багышлап матур җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек....
Күптән түгел Бәрәскә урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары катнашында "Ягез әле, малайлар, бирешмәгез, әтиләр!" исемле кичә - бәйге үткәрелде. Иң элек кичәгә җитди әзерләндек: үз кулларыбыз белән истәлеккә бүләкләр ясадык, шигырьләр өйрәндек, әтиләрне чакырдык.
Бәйрәмнең беренче өлешендә кадерле әтиләребезне бәйрәм белән котладык. Аларга багышлап матур җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек.
Кичәнең икенче өлеше бәйге формасында үтте. Кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек, рәсемнәр ясадык, биедек. Биремнәрне үтәгәндә катнашучыларга яхшы физик әзерлек кенә түгел, белем дә таләп ителде. Интеллектуаль конкурста барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр, ә менә көч һәм җитезлеккә килгәндә, әтиләребез өлгеррәк булып чыкты. Без киләчәктә әтиләрдән калышмабыз дип, сүз бирдек. "Һәр җиңү үзеңне җиңүдән башлана", - ди. Ә без исә конкурста курыкмыйча катнашканбыз икән, димәк без дә җиңүчеләр.
Безгә көч биреп торган кызларыбызга һәм бу кичәбезне оештырган сыйныф җитәкчесе Айсылу Фидаил кызына без бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев