Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җилдәй җитез җилдерергә яратучы “Ашыгыч ярдәм”гә бәрелгән

Исерек егет "Ашыгыч ярдәм" машинасына бәрелгән, автомобильдәге иптәше үлгән. Нәкъ Әтнәдәгечә, егетләр кич белән руль артына утыралар һәм акны-караны күрмичә чабалар. Төнге уннарда "ВАЗ-2114" автомобиле белән "Ашыгыч ярдәм" машинасы бәрелешәләр. Ә башлангыч тарихы болай... Ике егет нык кына эчкәннән соң, машинада җилдерергә уйлыйлар. Казанның Боевая урамында 23 яшьлек эшсез егет...

Исерек егет "Ашыгыч ярдәм" машинасына бәрелгән, автомобильдәге иптәше үлгән.

Нәкъ Әтнәдәгечә, егетләр кич белән руль артына утыралар һәм акны-караны күрмичә чабалар. Төнге уннарда "ВАЗ-2114" автомобиле белән "Ашыгыч ярдәм" машинасы бәрелешәләр. Ә башлангыч тарихы болай...

Ике егет нык кына эчкәннән соң, машинада җилдерергә уйлыйлар. Казанның Боевая урамында 23 яшьлек эшсез егет "ундүртле" машинасы белән идарә иткәндә каршы хәрәкәт полосасына чыга. Биредә үз юлыннан килүче "Ашыгыч ярдәм" машинасына бәрелә. Нәтиҗә аянычлы. Яшел Үзәннән булган 24 яшьлек пассажир егет урында ук һәлак була. Моннан тыш, "Ашыгыч ярдәм" машинасындагы 33 һәм 37 яшьлек ике фельдшер да зыян күрәләр, аларны төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып китәләр.

Чыганак: KZNLIVE

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев