Иртәгә Татарстанда 2 градуска кадәр җылыта
Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда 2 градуска кадәр җылыта

Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә - 28 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Күпчелек районнарда җиңелчә кар көтелә. Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык.

Татарстан буенча һава температурасы төнлә һәм көндез -3..+2 градус булачак. Казанда төнлә минималь һава температурасы 0..-2, көндез 0..+2 градус булачак, дип җиткерә синоптиклар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155098/


Нет комментариев