Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишеттегезме - «Әтнә таңы»

Чистайда 23 яшьлек ир кеше ике хатын-кызны, бер ир-атны һәм 4 яшьлек бер баланы үтерүен таныган. Бу хакта Татарстанның тикшерү комитеты хәбәр итә. Егетнең сөйләвенчә, үткән җомгада аны бер танышы бергә яшәгән хатын-кызның өенә кунакка чакыра, анда шулай ук баласы белән дус кызы да килгән була. Табын яныңда утырганда кунаклар...

Чистайда 23 яшьлек ир кеше ике хатын-кызны, бер ир-атны һәм 4 яшьлек бер баланы үтерүен таныган. Бу хакта Татарстанның тикшерү комитеты хәбәр итә.

Егетнең сөйләвенчә, үткән җомгада аны бер танышы бергә яшәгән хатын-кызның өенә кунакка чакыра, анда шулай ук баласы белән дус кызы да килгән була. Табын яныңда утырганда кунаклар узара сүзгә киләләр.

Башта балалы ханым кызы белән, ә бераздан йорт хуҗасы булган хатын-кыз да бергә яшәгән ир-ат белән йокларга ята. Барысы да йокыга талгач, җинаятьче башта бала белән яткан хатынның, аннаң соң икенче хатын-кызның бугазын кисә, ир-атның муенына һәм күкрәк читлегенә пычак белән кадый. Сабый уянып, әнисен чакыра башлагач, ир кеше баланы да кызганып тормый, пычак белән кадап, гомерен өзә.
Ахырдан, өйгә ут төртеп, үтерүче җинаять эзен юмакчы була.

Гаебен тулысынча таныган, наркологта исәптә торучы ир-ат моңа кадәр берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде.

http://shahrikazan.com/

 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев