6 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнәнең Җөлбиендә кичке сабантуй күңелле узды
Бәйрәм эшкә дәрт уятты «Яңа Җөлби авылында да бик күңелле итеп кичке сабантуй оештырылды. Әлеге матур бәйрәмне оештырган авыл җирлеге, совхоз җитәкчесе Илфат Хәкимовка , Филсинә Насыйбуллинага авыл халкы һәм кайткан кунаклар исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә. Совхоз җитәкчесенең терлекчелектә һәм игенчелектә эшләүчеләрне тәбрикләп, Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләкләр тапшыруы...
-
Әтнәләр дә куллана ала
Помидорны фитофтороз авыруыннан саклау өчен, кайбер бакчачылар гап-гади фурацилин дигән дару куллана икән. Ун литр суга төелгән ун төймә фурацилин (эремәне салкынча караңгы урында озак вакыт сакларга да була) салырга да шуның белән помидорларны эшкәртергә кирәк. Беренче тапкыр - помидор чәчәк атканчы, икенче мәртәбә - җимшәне барлыкка килгәндә, өченче тапкыр...
-
Ишеттегезме - «Әтнә таңы»
Чистайда 23 яшьлек ир кеше ике хатын-кызны, бер ир-атны һәм 4 яшьлек бер баланы үтерүен таныган. Бу хакта Татарстанның тикшерү комитеты хәбәр итә. Егетнең сөйләвенчә, үткән җомгада аны бер танышы бергә яшәгән хатын-кызның өенә кунакка чакыра, анда шулай ук баласы белән дус кызы да килгән була. Табын яныңда утырганда кунаклар...
-
Әтнәләр, кыяр үстерә беләме
Тирән белемле, тәҗрибәле табиб авыруның кыяфәтенә, сулышына, йөрәк тибешенә нигезләнеп аңа төгәл диагноз куя алган кебек, тәҗрибәле бакчачы да үсемлекләренә бер караш ташлауга, аларга нинди ярдәм кирәклеген дөрес чамалый. Хәлләренең мөшкелләнүе турында сөйләп бирергә телләре булмаса да, үсемлекләр моны белдерүнең җаен табалар: үсешләре тоткарлана, яфраклары агара, саргая яки каймаланып кабарына,...
-
Әтнәләр, талпаннан сак булыгыз!
Сәламәтлек Талпаннан сак булыгыз Талпаннар авыр вируслы авыруларның сәбәпчесе булып тора. Талпан энцефалиты һәм боррелиоз (Лайма авыруы) әнә шундыйлардан. Талпаннарның активлыгы нәкъ менә май аена, июнь башларына туры килә. Талпан энцефалиты авыруының инкубация чоры зарарланган көннән алып беренче билгеләре күренгәнче, 7 тәүлектән алып 30 көнгә кадәр дәвам итә. Авыру башында...
-
Әтнәнең Олы Мәңгәр егете - абсолют батыр
Әтнә Сабантуеның абсолют батыры булып Әтнә спорт мәктәбе директоры Ирек Фирдинант улы Мөхәммәтшин калды. Котлыйбыз!
-
Әтнәдә көчле яңгыр көтелә
Бүген республикада көчле яңгыр булачак дип фаразлыйлар. Шул ук вакытта температура 23 градуска җитәчәк. Күкрәгән вакытта җил тизлегенең секундына 15-18 метрга кадәр җитүе фаразлана.
-
Татарстан мөфтие мөселманнарны Рамазан ае белән котлады - «Әтнә таңы»
Кичә кояш баегач Рамазан аеның беренче көненә кердек. Бу уңайдан республика мөселманнарын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады. «ТР мөселманнарының Диния идарәсе һәм шәхсән үз исемемнән Илахыбыз рәхмәте илә күркәмлек белән тулган ай Рамазан белән тәбрик итәм», - диде ул. Бу айда Исламның 5 баганасының берсе - ураза тотуны башкарырга...
-
Бүген уразаның беренче көне - «Әтнә таңы»
Бүген Уразаның беренче көне. Авыз ачу вакыты 20.25 вакытта булачак. Авыз ачканнан соң, ифтар догасы укыла. Ифтар догасы «Аллаһуммә ләкә сүмтү үә бикү әмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галә ризкыйкә әфтартү. Фәгъ-фирлийә гаффару ма каддәмтү үә ма әххартү», ягъни: «Аллаһым, уразаны Синең өчен генә тоттым! Сиңа гына иман китердем һәм...