Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

...Каhәр суккан системаның үзгәргәнен көтәбез...

Сайладык... Тагын Путинны сайладык, Халык ана ышана. Тыңлар микән,аңлар микән, Ни көтә безне алда??? Каhәр суккан системаның Үзгәргәнен көтәбез, Кимерәләр җилкәбезне Тагын купме тузәрбез. Бер гасыр гомер утте, Халык интегеп көтте. Партократ-чиновниклар Миллионер булып усте. Алар өчен закон бер, Алдарга булсын тик тел. Ришвәт алып, ришвәт бирсә, Дөнья була ал...

Сайладык...

Тагын Путинны сайладык,
Халык ана ышана.
Тыңлар микән,аңлар микән,
Ни көтә безне алда???
Каhәр суккан системаның
Үзгәргәнен көтәбез,
Кимерәләр җилкәбезне
Тагын купме тузәрбез.
Бер гасыр гомер утте,
Халык интегеп көтте.
Партократ-чиновниклар
Миллионер булып усте.
Алар өчен закон бер,
Алдарга булсын тик тел.
Ришвәт алып, ришвәт бирсә,
Дөнья була ал да гөл.
Пенсияләрне алгач,
Тартабыз да сузабыз,
Икмәк белән сулар эчеп,
Тамакны туйдырабыз.
Хезмәт хаклары чамалы,
Бер атнага ул җитә.
Тагын шул мескен халыкны,
Әҗәт-кредит көтә.
"Шәhәрне авыл туйдыра",
Дип әйтә бездә халык,
Авылдагы бар хәлләрне
Курсеннәр иде барып.
Авылда яши карт-коры,
Яшьләр бит калмый теләп.
Барда шәhәргә чабалар
Яшәргә чара эзләп.
Бушка белем алулар,
Медицина, дарулар,
Тик хыял булып калды,
Булганы да онытылды.
Судка барсан, берук суз,
Авызынны ачма, туз.
Ришвәт бирсән, син хаклы,
Бирә алмасан жаваплы.
Шулай утә бит еллар,
Бу хәлгә кем соң чыдар,
Базардан туган базарны,
Кем авызлыклап бозар?
Путин әфәнде, анлыйбыз,
Дөньялар булсын тыныч,
Халык тормышын яхшырту -
Ул сезнең изге бурыч!!!

Фердинант Гайсин,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев