Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каршы якка чыксаң – йөртү хокукыннан колак кагарсың

Узган атна барышында район юлларында барлыгы 44 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Юлны дөрес җирдән чыкмаган, җитмәсә кием­нә­рендә яктылык кайтаргыч элементлар да булмаган өч җәяүле, техник яктан төзексез машинада йөргән - бер, куркынычсызлык каешын такмаган - дүрт, документларын өйдә онытып калдырган - биш, страховкасыз - өч, «знак» кагыйдәсен бозган -...

Узган атна барышында район юлларында барлыгы 44 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Юлны дөрес җирдән чыкмаган, җитмәсә кием­нә­рендә яктылык кайтаргыч элементлар да булмаган өч җәяүле, техник яктан төзексез машинада йөргән - бер, куркынычсызлык каешын такмаган - дүрт, документларын өйдә онытып калдырган - биш, страховкасыз - өч, «знак» кагыйдәсен бозган - өч, пычрак номерлы - дүрт, тонировкалы бер йөртүче админист­ратив җаваплылыкка тартылган. Күпме язып, әйтеп торсак та, каршы як полосага чыгып җилдерүче бер йөртүчегә карата да протокол төзелгән. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән.
"Көзге каникуллар" операциясе кысаларында бер баланы махсус утыргычсыз йөртү, өч - 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмернең куркынычсызлык каешын тагып йөрмәве ачыкланган. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов кичке якта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклеген кабат ассызыклый. Уен түгел - штрафы 500 сум. Шулай ук, штрафларны вакытында түләүгә дә игътибарны арттыру кирәк. Киресенчә булганда, штрафны икеләтә күләмдә түләү, яисә 15 тәүлеккә арест, яки 50 сәгать мәҗбүри эшләргә тарту каралган.
13-19 ноябрь көннәрендә "Бөтендөнья юл транспорт һәлакәтләре корбаннары көне" узу уңаеннан, район буенча махсус чаралар уза. Шул ук вакытта, ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан 13-22 ноябрь көннәрендә район юлларында "Җәяүле юлы» (Пешеходный переход) профилактик чарасы да игълан ителә. Чара барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре аеруча юлны дөрес урыннан чыкмаучы җәяүлеләргә, һәм дә аларга юл бирмәүче машина йөртүчеләргә игътибар бирәчәкләр. Игътибарлы булыгыз! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев