Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Казан Ринг” трассасында – зур узыш!

Россия чемпионаты һәм Кубогы ярышларында Татарстан спортчылары да катнаша, ә аларның җанатарлары автомобиль ота алачак.

1-2 июльдә Биектау районында урнашкан KazanRing (Казан Ринг) трассасында Россия боҗралы узышлар сериясенең 4нче этабы - Россия чемпионаты һәм Кубогы узачак. Ул Россиядә автоспорт үсеше программасын тормышка ашыручы SMP Racing (СМП РСКГ) үзәге тарафыннан үткәрелә. Анда 5 класс буенча 100дән артык узышчы катнашачак.
Олег ПЕТРИКОВ,
Россиянең боҗралы узышлар җитәкчесе:
- СМП РСКГ «йолдызлары»н телевизордан яки интернет аша да карарга була, ләкин KazanRing автодромы трибуналарыннан бу тамашаны күзәтү, әлбәттә, кызыграк. Беренчедән, хәзер сериянең кызган чагы: катнашучылар саны рекорд куя. Икенчедән, шуның кадәр «йолдызлар»ны берьюлы күптән күргән юк иде. Өченчедән, узышта Татарстаннан да берничә спортчы катнаша, аларга көч биреп торырга кирәк. Һәм тамашачыларның берсе автомобиль ота ала.
Шул рәвешле, җанатарлар "Туринг" классында куәтле седаннарны «иярләгән» Казанның ТАИФ Мотоспорт командасы пилоты Дмитрий Брагинны, шулай ук Марат Шәрәпов, Тимур Шиһабетдинов, Ирек Миңнәхмәтовны күрә алачак.
"Туринг-Лайт" зачетында трассага хэтчбекларда казанлылар Илсур Әхмәтвәлиев, Илдар Рәхмәтуллин һәм Тимур Богуславский да чыгачак.
"Милли" (Национальный) классында Татарстаннан Айдар Нуриев, Руслан Нәфыйков, Рафаэль Фәттахов, Василий Кораблев Россия Кубогы өчен көрәшәчәк.
"Супер-продакшн" зачетында Татарстан пилотлары булмаса да, анда куәтле седан, япон купесы һәм хэтчбекларда узышучыларны күзәтү шулай ук кызык булачак.
СМП РСКГ Милли Юниор беренчелегендә дә, ниһаять, җанатарларга күңелле хәбәр бар. Яшьләр өчен оештырылган бу класста катнашачак өч кыздан бигрәк тә Ирина Сиборкина зур каршылык күрсәтә, әмма тизлек яратучы Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов та сынатырга җыенмый. Рөстәм узышларның берсендә инде бронза кубокка ия булган иде, туган җирендә үткәрелгән ярышта ул җиңү яулаячагына өметләнә.
Узышлар smp-rskg.tv медиапорталында трансляцияләнәчәк, "Матч! Наш спорт" һәм "Авто24" телеканалларында эфирга чыгачак.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев