Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан Россиянең иң мәгърифәтле шәһәрләре рейтингында 7 нче урында

Социаль сораштыру быелның сентябрендә илнең 30 шәһәрендә үткәрелде. (Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Казан Россиянең иң мәгърифәтле шәһәрләре рейтингында 7 нче урында тора. 30 шәһәрдә үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, Россиянең югары белемле кешеләре, күбесенчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта (1-нче һәм 2-нче урыннар) яши, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында. Новосибирск, Түбән Новгород, Самара...

Социаль сораштыру быелның сентябрендә илнең 30 шәһәрендә үткәрелде.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Казан Россиянең иң мәгърифәтле шәһәрләре рейтингында 7 нче урында тора. 30 шәһәрдә үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, Россиянең югары белемле кешеләре, күбесенчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта (1-нче һәм 2-нче урыннар) яши, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Новосибирск, Түбән Новгород, Самара һәм Омск шәһәрләре рейтингта 3 нче - 6 нчы урыннарда тора. Беренче унлыкка шулай ук Красноярск, Томск һәм Екатеринбург шәһәрләре керә.

"Zoom Market" агетлыгы уздырган социологик сораштыру мәгълүматларына караганда, илдә иң күбе икътисади, юридик, техник, гуманитар, медицина һәм хәрби югары уку йортларын тәмамлыйлар.

43 процентан артык респондент алдагы биш елда икенче югары белем яисә гыйльми дәрәҗә алу мөмкинлеген күрсәткән.

Югары белем алу нәрсә бирә дигән сорауга 38% респондент - "киләсе көндә ышаныч", 26%- "һөнәр алу", 21% - "үсеш һәм яңа белем", 25% респондент югары белемнең бүгенге көндә бернинди уңай яклары юк һәм бу вакытны бушка уздыру, дип саный.

Россия халык арасында белем дәрәҗәсе югары булган дөньяның топ-5 иленә керә.

Сораштыруда 24 - 57 яшьлек 9 мең респондент катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/20/148619/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев