Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече залда күңелле маҗара

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры яшь тамашачыларга гаять мавыктыргыч музыкаль әкият әзерләгән. Музыкаль спектакль театрның кече залында де­кабрьнең соңгы көннә­рен­дә аншлаг белән дә­вам итә. Әкиятне тамаша кылырга теләүчеләр чи­рат торалар, диделәр. Шу­лай булмый ни, заман­ча элементлар кыс­ты­рылган "Кәҗә белән сарык маҗаралары"н күз алдына китерегез әле! Хәер, барып карарга...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры яшь тамашачыларга гаять мавыктыргыч музыкаль әкият әзерләгән.

Музыкаль спектакль театрның кече залында де­кабрьнең соңгы көннә­рен­дә аншлаг белән дә­вам итә. Әкиятне тамаша кылырга теләүчеләр чи­рат торалар, диделәр. Шу­лай булмый ни, заман­ча элементлар кыс­ты­рылган "Кәҗә белән сарык маҗаралары"н күз алдына китерегез әле! Хәер, барып карарга ки­рәк бу музыкаль әкиятне...
"Малай белән Акбай"­ны да, "Күбәләк"не дә урынлы һәм уңышлы кул­ланганнар. Ә инде бүреләрнең: "Кысыр бот­ка казанда, без тагын ура­зада", дип өзгә­лә­нү­ләре гаять кызык ки­леп чыккан. Кыскасы, зал тамашачы балаларның көлгән авазыннан өзелмәде. Әйтүләренчә, спектакльне районның якын-тирәдәге барлык мәктәпләре дә тамаша кылган инде.
Аны шундый мавык­тыргыч итүчеләрне - артистларны телгә ал­масам мәкаләм тулы бул­мас. Әби ролендәге Фирдания Хәйруллина, Ба­бай ролен башкарган Камил Бәйрәмов, Кәҗә-Кәҗүл - Илфат Шәрифуллин, Сарык-Бәркә - Алинә Сидеева, Малай - Раил Сәләхиев, Акбай - Гөлинә Шәйхетдинова, Шүрәлия - Ләйсән Каюмова, Бүреләр - Гүзәл Гафарова, Зөһрә Хөсәенова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Фәнзилә Гыйльметдино­ва нык тырышканнар. Алар гынамы соң, спектакль­не сәхнәләштерүдә компози­тор Марат Әхмәтшин, рәс­сам Сергей Скоморохов та зур көч куйганнар. Шу­ңа игътибар иттем, театр директоры Ленур Зәй­нуллин да спектакль ба­рышын дулкынланып күзәтте.
Соңыннан бу музыкаль әкият хакында режиссер Дамир Сидеевтан сораш­тык.
- Спектакльне сәхнә­ләштерүдә Тинчурин исе­мендәге театр артис­ты Илфак Хафизов нык бу­лышты. Бу уңайдан бе­ренче чиратта театрыбыз­ның баш режиссеры Рамил Фазлыев­ны телгә алу урынлы булыр, - ди ул.
- Ни өчен нәкъ менә "Кәҗә белән Сарык ма­җа­ралары"?..
- Театрыбыз Габдулла Тукай исемен дә йөрткәч, бөек якташыбыз әсәр­ләрен сәхнәләштерер­гә уйладык. Аннан соң, әле­ге спектакль яшь буын­ның Габдулла Тукай әкиятләрен белеп үсүенә этәр­геч булсын иде.
- Яшь буын ел да сезнең әсәрләргә сокланып үсә...
- Дөрестән дә, игътибар иткәнсездер - спектакльне балалар бик яратып тамаша кылдылар... Ышаныгыз, монысы соңгысы булмас!
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев