КИА» автомобилендә 42 яшьлек хатын-кыз пенсионер әбине бәрдергән
Нәтиҗәдә, зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре алган. (Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Казанда «КИА» автомобилен идарә итүче 42 яшьлек хатын-кыз җәяүлеләр кичүендә пенсионер әбине бәрдергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән. Кичә, 11 апрельдә, Корея машинасын йөртүче хатын-кыз «зебра»да җәяүлегә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, 67 яшьлек пенсионер әби зыян күргән....
Нәтиҗәдә, зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре алган.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Казанда «КИА» автомобилен идарә итүче 42 яшьлек хатын-кыз җәяүлеләр кичүендә пенсионер әбине бәрдергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.
Кичә, 11 апрельдә, Корея машинасын йөртүче хатын-кыз «зебра»да җәяүлегә юл бирмәгән.
Нәтиҗәдә, 67 яшьлек пенсионер әби зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев