Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КЫШКЫ ҖЫЕН

Башкарма комитетның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов белән килештереп, авыл җирлекләре арасында Кышкы җыен уздырды.

Максат изге - район хал­кы арасында спорт­ны тагын да популярлаш­ты­ру, сәламәт яшәү рә­ве­шен пропагандалау һәм даими спорт бе­лән шө­гыльләнүне гадәт­кә кер­тү иде. Бәйгегә ки­лү­челәрнең күплеге­нә ка­­раганда, максатка өлеш­чә ирешелде. Бу хак­та газетада яз­гач, кы­­зыксынучылар­­ның та­­гын да ишәясе­­нә има­ным камил. Ка­мил ди­гәннән, бәйгене оештыру һәм уздыру артыннан бүлек җитәкчесе Камил Сираҗиев чапты, ә спорт мәктәбе тренерлары хөкемдарлар ролен үтәделәр.

Үзәктә - кул көрәше булды дисәм дә ялгышмам. Монда ир-егетләрне дә, хатын-кызларны да шул дәрәҗәдә чолгап алганнар, фотографыбыз аларны аралап кереп, спортчыларны фотога көч-хәл төшерде. Бәйге барган урыннарны як-яктан әвереп алып, Маридагы кебек "Пеледыш бәйрәме" оештырулары күңелле хәл түгел, әлбәттә. Киләчәктә бу искә алынсын иде. Ян-яктагы стена буйларында озын эскәмияләр куелган бит - башта ук килүчеләрне шунда утыртырга кирәк. Аннан соң, Нигезләмәнең күчермәләрен түгел, ә һәр командага компьютердан чыгарып төп нөсхә бирергә кирәк булган. Югыйсә, катнашучыга ничә яшь тулырга тиешлеген кәгазьдән укып, танып булмады. Ярар, бәйгенең беренче тапкыр узуы белән юаныйк та, район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмовның тантаналы ачылыш барышында: "II җыенны яңа спорт комплексында уздырырбыз", - диюенә куаныйк. Аерым бәйге нәтиҗәләренә күз салыйк:

Кул көрәше. Хатын-кызлар. 65 кг-га кадәр. I. Гөлия Шиһапова, Күәм. II. Алсу Госманова, Өҗем. III. Раилә Бүребаева, Бәрәскә. 65 кг-нан югарырак. I. Раушания Габдрахманова, Өҗем. II. Тәс­лимә Фазылҗанова, Бәрәскә. III. Гөлназ Батталова, Күңгәр. Ир-егетләр, 75 кг-га кадәр. I. Рәдис Гәрәев, Шашы. II. Роберт Хисмәтуллин, Көек. III. Фәнис Хәйруллин, Әтнә. 75 кг-нан югарырак. I. Илнур Латыйпов, Әтнә. II. Ришат Шәрипов, Бәрәскә. III. Айнур Ямалиев, Шашы. Гер күтәрү. 75 кг-га кадәр. I. Илмир Сираҗиев, Әтнә - 40 тапкыр. II. Радик Шәрәфиев, Шашы - 25. III. Илназ Хисмәтуллин, Мәңгәр - 20. 75 кг-нан югарырак. I. Камил Сираҗиев, Әтнә - 50. II. Равил Гайнетдинов, Киме - 33. III. Азат Фәйзиев, Шашы - 30. Турникта тартылу. I. Илшат Гыйниятов, Көек. II. Рамил Заһидуллин, Киме. III. Фәнис Хәйруллин, Әтнә. "Отжимание", хатын-кызлар. I. Ирина Хәмидуллина, Ки­ме. II. Миләүшә Мө­хәм­мәтгалиева, Көек. III. Раи­лә Бүребаева, Бәрәскә. Бадминтон, хатын-кызлар. I. Рәмзия Сибагатуллина, Күңгәр. II. Алия Сираҗиева, Кышлау. III. Гөлгенә Нәҗмиева, Өҗем. Ир-егетләр. I. Радик Шәрәфиев, Шашы. II. Фаил Гәрәев, Әтнә. III. Рамил Әхмәтҗанов, Күңгәр. Эстафета. I. Күәм. II. Күңгәр. III Мәңгәр. Шахмат ярышы, хатын-кызлар. I. Алсу Камалетдинова, Мәңгәр. II. Алия Габидуллина, Шашы. III. Әлфия Закирова, Әтнә. Ир-егетләр. I. Раил Шакиров, Әтнә. II. Зөлкарь Сабиров, Киме. III. Фердинат Бәйрәмов, Комыргуҗа.

"Десерт"ка аркан тарту тәкъдим иттеләр, призлы урыннар түбәндәгечә. I. Киме. II. Шашы. III.Мәңгәр. Спорт сөюче гаиләләрне дә ачыкладылар: I. Зиннәтовлар, Мәңгәр. II. Хәкимовлар, Күәм. III. Галиәхмәтовлар, Әтнә. Беренче Кышкы җыенның шушы нәтиҗәләре ни­гезендә, гомумкоманда урыннар билгеләнде, җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә. I. Әтнә. II. Шашы. III. Киме.

Һәр бәйгедә һәм гомумкоманда беренчелегендә I-III урын алучылар кыйммәтле бүләккә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев