Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗа мәктәбе укучысы Зур Фән өлкәсендә...

24 мартта Кукмара муниципаль районы "А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей" базасында "Минем Мин Зур Фән өлкәсендә" дигән темага Р. И. Утямышев исемендәге фәнни - гамәли конференция булып узды. Бу конференциядә Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Ибраһимов Илфар катнашты (җитәкчесе география укытучысы Миннебаев Р. Х.)...

24 мартта Кукмара муниципаль районы "А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей" базасында "Минем Мин Зур Фән өлкәсендә" дигән темага Р. И. Утямышев исемендәге фәнни - гамәли конференция булып узды. Бу конференциядә Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Ибраһимов Илфар катнашты (җитәкчесе география укытучысы Миннебаев Р. Х.) һәм III урынга лаек булды. Ул "Кулланылган батарейкаларның табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы" темасына чыгыш ясап, катнашучыларны искергән, кулланылыштан чыккан батарейкаларны махсус контенерларга җыеп үтильләштерү пунктларына тапшырырга кирәклеген ассызыклады. Чыгыш катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Фотоларда: А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей һәм конференциядән фоторепортаж.

Рөстәм Исмәгыль улы Утямышевның малае Ильдар Утямышев Мәскәү гамәли тикшеренүләр Институтының генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев