КОРТны үзең пешереп кара
Гөбәдия пешерәсе булса, яхшы КОРТ проблемасы баш калкыта. Ә менә ВКОНТАКТЕдагы дустыбыз Гүзәлия Гыйлаҗева үзең КОРТ пешерүнең бик уңайлы ысулын тәкъдим итә. Ясап карагыз, үкенмәссез. Бер уртача гөбәдия пешерер өчен 2пачка 0.5 литрлы кефир алабыз да, шуны эремчеккә әйләнгәнче кайнатабыз. Аннан сыгабыз, дуршлаг аша эремчеген аерабыз, ә сары суы (сывороткасы)...
Гөбәдия пешерәсе булса, яхшы КОРТ проблемасы баш калкыта. Ә менә ВКОНТАКТЕдагы дустыбыз Гүзәлия Гыйлаҗева үзең КОРТ пешерүнең бик уңайлы ысулын тәкъдим итә. Ясап карагыз, үкенмәссез.
Бер уртача гөбәдия пешерер өчен 2пачка 0.5 литрлы кефир алабыз да, шуны эремчеккә әйләнгәнче кайнатабыз. Аннан сыгабыз, дуршлаг аша эремчеген аерабыз, ә сары суы (сывороткасы) камыр ясау өчен менә дигән!
Эремчеккә ярты стакан шикәр комы, ярты бал кашыгы сода, 200 гр. сыер мае, 1 йомырка, ярты стакан сөт салып кызарганчы кайнатабыз - менә дигән йомшак корт килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев