Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кош гриппы расланса, Лаеш йомыркаларын күпләп сатып алучылар компенсация сорарга хокуклы

Балалар бакчаларына, белем бирү учреждениеләренә кертелгән йомыркалар арасында уңай диагнозлылары ачыкланмаган. (Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Май башында "Деревенька" маркасы йомыркаларын сатып алган кешеләр, продукцияне Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә экспертизага китерә ала. Кош гриппы ачыклануына бәйле рәвештә, лаборатория тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшли. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган...

Балалар бакчаларына, белем бирү учреждениеләренә кертелгән йомыркалар арасында уңай диагнозлылары ачыкланмаган.

(Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Май башында "Деревенька" маркасы йомыркаларын сатып алган кешеләр, продукцияне Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә экспертизага китерә ала. Кош гриппы ачыклануына бәйле рәвештә, лаборатория тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшли. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, уңай нәтиҗә расланса, продукцияне, һичшиксез юк итәргә кирәк. Әрәм продукция өчен акчаны кайтару мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. "Бу юридик мәсьәлә. Без Россельхознадзорга документ әзерлибез, алар, үз чиратында, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итә", - диде. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзгә кушылып: "Йомырканы күпләп сатып алучыларның компенсация сорап мөрәҗәгать итәргә хокукы бар", - дип белдерде.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов әйтүенчә, балалар бакчаларына, белем бирү учреждениеләренә кертелгән йомыркалар арасында кош гриппы буенча уңай диагноз куелганнары ачыкланмаган. Алмаз Хисаметдинов Казан шәһәре учреждениеләренә 500 мең данә йомырка кертелгәнен, аларның 214 меңе - балалар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына китерелгәнен билгеләп узды. "Бу продукция туңдырылган, хәзер лаборатория тикшерүе нәтиҗәләрен көтә", - дип белдерде баш ветеринария инспекторы.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев