Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кояшкай"да семинар узды

"Сәламәтлек булмаса, бәхетле булып булмый", дигән В.Г.Белинский. Бала организмы - бик тә төгәл көйләнгән система, анда артык берни дә юк, шуңа күрә аңа дөрес тәэсир итә белү бик мөһим. Бала дөрес үсеш алсын һәм сәламәт булсын өчен, аның һәркөнне үз вакытында саф һавада булуы кирәк. Саф һавадагы уеннар нигезендә күзгә...

"Сәламәтлек булмаса, бәхетле булып булмый", дигән В.Г.Белинский. Бала организмы - бик тә төгәл көйләнгән система, анда артык берни дә юк, шуңа күрә аңа дөрес тәэсир итә белү бик мөһим. Бала дөрес үсеш алсын һәм сәламәт булсын өчен, аның һәркөнне үз вакытында саф һавада булуы кирәк. Саф һавадагы уеннар нигезендә күзгә күренми торган , ләкин бик тирән физиологик үзгәрешләр ята: мондый хәрәкәтләр кан юлларын киңәйтәләр , йөрәкнең эшен активлаштыралар , шул ук вакытта тын алу тизләнә һәм организмга кислород күбрәк килә...

Әтнә районының Олы Әтнә "Кояшкай" исемле балалар бакчасында 21 март көнне «ФДББС кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән саф һавада булуны оештыру һәм үткәрү методикасы» темасына багышланган тәрбиячеләр өчен зона семинары булып узды. Балалар бакчасында эшләүче һәр тәрбияче саф һавада булуның 5 төп өлештән торуын ( күзәтү, хезмәт, балалар белән индивидуаль эш, хәрәкәтле уен, балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге) яхшы белә һәм аны төгәл үтәргә тырыша. Семинар елдагыча яхшы хәзерлекле, бала тәрбияләүнең иң мөһим якларын чагылдырган программасы белән үзенчәлекле иде. Чыгышлар музыка җитәкчесе Зөһрә Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге яшь тәрбиячеләрнең "Ел фасыллары" бию композициясе, уртанчылар төркеме балаларының кунакларны " Яз килде, кояш көлде, дөньяга нур бөркелде!" дип аталган музыкаль сәламе белән башланып китте.

Семинарның теоретик өлешендә 2 нче кече төркем тәрбиячеләре Рузилә Әхмәтҗанова һәм Сәвия Биккининаның "Саф һавада булуны оештыру һәм үткәрү методикасы" дип исемләнгән презентациясе тәкъдим ителде. 1 нче кече төркем тәрбиячесе Зилә Шәфигуллинананың "Кечкенәләр төркемендә предметлы-үстерелеше тирәлекне ФДББС на туры китереп оештыру" дип исемләнгән презентациясе дә мәгълүматларга бик бай иде. Чыгышларда саф һавада йөрүнең сәламәтлекне ныгытуда, авыруларны киметүдә, балалар эшчәнлегенең дәрәҗәсен күтәрүдә зур роль уйнавы искәртелде. Балалар бакчасының шәфкать туташы Миләүшә Фазылҗанованың "Саф һавада булуның сәламәтлеккә уңай йогынтысы" темасына ясаган чыгышы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны сәламәт тәрбияләү ысулларын үз эченә алды. Семинар барышында тәрбиячеләр һәр төркемдә булып, бакчаның матди базасының нык яңартылуын, уен үзәкләренең ФДББС на туры килүен билгеләп үттеләр, соклануларын яшермәделәр.

1 кечкенәләр төркемендә "Җилне күзәтү" дип исемләнгән, саф һавада булу-күзәтүне яктырткан чара белән тәрбияче Сәкинә Хөснетдинова семинарның практик өлешен башлап җибәрде. Шулай ук бакчаның тәрбиячеләре Сиринә Гарипова һәм Фирая Исхакова оештырган "Уйный-уйный үсәбез!" дигән саф һавада булган вакытларында уйнала торган хәрәкәтле уеннар балаларга бик ошады, балаларда бер-берсенә хөрмәт тәрбияләнде, милли уеннарга кызыксыну уятты. 2 кечкенәләр төркемендә саф һавада булу-эзләнүне үз эченә алган, бакчаның тәрбиячесе Рәзинә Җәләлиева оештырган "Пират эзеннән" дип исемләнгән иҗади уены бик мавыктыргыч булды. Бу уенда балалар төрле каршылыкларны үтеп, Алмаз исемле малайга булыштылар.

Физик тәрбия буенча инструктор Альбина Төхфәтуллина уртанчылар төркеме балалары белән "Ярышабыз, узышабыз" дип аталган күңелле старт оештырды. Балалар катлаулы уен хәрәкәтләрен бик теләп башкардылар, уен-ярыштан канәгать калдылар.

Семинарны үткәрү датасы да көн белән төн тигезләшкән чорга - Нәүрүз көненә туры килгәнгә, практик өлешен йомгаклау итеп кунакларга сәхнәләштергән "Нәүрүз котлы булсын!" исемле күңел ачу чарасы күрсәтелде. Аны уртанчылар төркеме балалары белән Мостафина Р.Р. һәм музыка җитәкчесе Мөхәммәтҗанова З.М. хәзерләде. Тарихтан билгеле булганча, XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп" йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу сәхнәләштергән тамашада балалар Нәүрүзбикә белән бергә Кыш бабайны озаттылар. Күңел ачу чарасында һәр тәрбияче үзеннән өлеш кертте.

Төшке аш вакытында балалар бакчасының пешекчеләре һәм тәрбиячеләре җыелган кунакларны үзләре пешереп килгән милли ризыклар белән бизәлгән аш табынына чакырды. Семинар үзара фикер алышулар, кызыклы гына әңгәмәләр белән дәвам итте. Семинарда Арча районы Наласа балалар бакчасыннан килгән тәрбияче Римма Хөсәенова да бар иде. Ул семинарның эчтәлекле, һәркем өчен файдалы булуын билгеләп үтте, уеннар оештыру буенча үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Семинар ахырында балалар бакчасының музыка җитәкчесе Галиева Р.Р. "Музыка оештырылган эшчәнлегендә И. Каплунова, И. Новоскольцева "Ладушки" программасыннан уеннар куллану" дигән темага чыгыш ясап, осталык дәресе күрсәтте. Әлеге программа мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче 3-7 яшьлек балалар өчен төзелгән һәм Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектларны үз эченә ала. Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио һәм видеоматериаллар кулланып белем һәм тәрбия бирү күздә тотыла. Балалар бакчасының матди-техник базасын баетуга зур өлеш керткән һәм семинарны югары дәрәҗәдә оештырган бакча мөдире Исламова Ә.М. га, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүне, ягъни педагогик процессны оештыру технологиясен, методикасын яхшы белгән өлкән тәрбияче Гарипова Л.Р га, семинарда катнашкан барлык педагогларга рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев