28 март 2017 яңалыклары
-
Фаҗигале хәл булды
28 март төнендә 112 службасына Әлмәт районыннан хәбәр керә. Бута авылында йорт яна. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә агач йортның түбәсенә ут кабып, өлешчә түшәме ишелергә өлгерә. Күршеләр йортта хуҗа булу ихтималын әйтәләр. 11 минут эчендә янгын сүндерелщ. Янгынчылар хәрабәләр арасында зал бүлмәсендә 59 яшьлек ирнең мәетенә тап булалар. Янгынның...
-
Казанда этләр ашаган ир-ат мәете табылган
Казанда Мусин урамындагы «Планета» фитнес-үзәгеннән 150 метрда баткаклык урында этләр ашаган ир-ат мәете табылган. Әлеге факт буенча тикшерү органнары тикшерү башлады, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.Табылган ир-атның кем икәнлеге ачыкланган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 42 яшьлек Казан кешесе февраль ахырында югалган. Шулай...
-
Россиядә машина йөртү таныклыгын бирү һәм алмаштыру тәртибе үзгәрде
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев машина йөртү таныклыгын күп функцияле үзәкләрдә алмаштыру турындагы карарга кул куйды. Тиешле документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган, дип яза "РИА Новости". Әлегә таныклыкны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре генә бирә ала. Хөкүмәт карары ЮХИДИдан килеп ирешкән таныклыкларны Күп функцияле үзәкләр бирә алуны күзаллый. Шулай ук монда халыкара таныклык...
-
Марат Кәбиров: «Байлык культы хакимлек иткән җәмгыятьтә кеше үзен ярлы итеп тоя, аңа беркайчан да җитми»
Матди байлыкны күз уңында тотып әйтелә торган «Акыллы булгач, ник бай түгелсең?!» дигәнрәк бер тәгъбир бар. Бу татар сүзе түгел. Татарда акыллыны кимсетү, ахмакны данлау омтылышы юк. Башка бик күп нәрсәләр кебек үк, урыс аша кергәндер инде. Ләкин ничек кенә булмасын, бу сүз бик тәвәккәл яңгырый, игътибарны яулый һәм дөреслек...
-
“Күрәзәчеләр судан түгел, урманнан эзләргә куша”
Язгы каникуллар вакытында, елга-күлләр боздан арчылганда балаларны урамга чыгару аеруча да куркыныч. Әнә, Буа районының Казма авылы халкы да 15 марттан бирле ут йота. 14 яшьлек Илназ Шибаев шул көнне суга төшкәндәй юк була. Казма авылына терәлеп үк Зөя елгасы ага. Шуңа микән иң беренче шик тә шул елгага төшә:...
-
Зөһрәбез махсус призга лаек булды
"Тантана" театр премиясе тапшыру тантанасында Мәдәният министрлыгы Әтнә татар дәүләт театры артисты Зөһрә Мөхәммәтшинаны, Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Динара Акматованы махсус приз белән билгеләп үтте. Әлеге яшь артистлар театр белгече, "Тантана" театр премиясе комиссиясе әгъзасы Нияз Игъламов әйткәнчә, "Җиңүгә бик якын торган" номинантлар.Зөһрәне без дә әлеге уңышы белән...
-
Әтнәдә - балалар фестивале
Бәрәзә мәктәбендә "Әтнә балалар фестивале" булып узды, дип хәбәр итә Олы Мәңгәр мәктәбе сайты.
-
Әтнәдә подъездлар да җылытылачак
Район үзәгенең Марсель Сәлимҗанов урамында урнашкан ике катлы йортларның берсенә, 49 йортка ремонт ясала башланганын хәбәр иткән идек. "Йортның түбәсе алыштырылды, вентиляция каналы, кәрнизләр эшләнде. Әлегә вакытлыча тукталып тора, көннәр җылытып, ясалган измә катмаслык булгач дәвам итеп, өч подъездга да капиталь төзекләндерү эшләрен башлыйбыз. Ишекләр җылытылачак, пластик тәрәзәләр куелачак, штукатур-буяу...
-
Әтнәдә агачлар киселә
Язгы ташу турында күп сөйләнелә хәзер. Куркыныч янаган районнар рәтендә булмасак та, район үзәгендә дә саклану эшләре башланды. Олы Әтнәне икегә бүлеп аккан елга ярларында үскән, суга иелгән, бозларны тоткарлаучы агачларны кисү, боберлар тырышлыгы белән су агымына каршылык күрсәтүче агач өемнәрен чистарту башланды. Бу эшне Олы Әтнә авыл җирлеге күзәтчелегендә...
-
"Гүзәлем Әсәл" Камал сәхнәсенә менә
Бу хәбәр Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры иҗатын яратучылар игътибарына.
-
"Кояшкай"да семинар узды
"Сәламәтлек булмаса, бәхетле булып булмый", дигән В.Г.Белинский. Бала организмы - бик тә төгәл көйләнгән система, анда артык берни дә юк, шуңа күрә аңа дөрес тәэсир итә белү бик мөһим. Бала дөрес үсеш алсын һәм сәламәт булсын өчен, аның һәркөнне үз вакытында саф һавада булуы кирәк. Саф һавадагы уеннар нигезендә күзгә...
-
Әтнәләрдән - "Эремчекле шарчыклар"
"Вконтакте"дагы укучыбыз бик җайлы һәм иртәнге чәйгә бик тә тәмле ризык рецепты тәкъдим итте. Эшләп карагыз, ошарга тиеш.
-
Сагыз үлемгә чакыра
Татарстан Республикасы Прокуратурасы халык өчен куркыныч продукөия белән сәүдә итү турында махсус мәгълүмат белән мөрәҗәгать итте. Интернет челтәрендә кибетләрдә тышкы кәгазендә «Правда или действие» уенына чакыру язылган сагызлар сатылу турында хәбәрләр күренә. Ягъни, анда «үлем төркемнәре» биремнәре бар, бу әти-әниләрне борчуга сала. Мәсәлән, кайбер сагыз тышларында иң югары җәмәгать урынына...
-
Совет әгъзалары үзара фикер алышты
Районда инвалидлар эше буенча Советның утырышы узды. Әлеге Совет 2016 елда гына оешты. Һәм Совет утырышында катнашучылар кварталга бер тапкыр җыелып, инвалидларны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәләр. Мөмкинлектән чыгып, хәл итү юлларын эзлиләр. Бүгенге көндә Район пенсия фондында 1983 инвалид исәпләнә. Ә районның социалҗ яклау бүлегендә 58 инвалид бала учетта...
-
Әтнәгә сыерчыклар килде
Кичә генә: "Сыерчыклар күптән килде инде, урманда алар". - дигәннәр иде. Ә бүген иртән хезмәттәшебез: "Үзем күрдем. Әле алар белән сөйләшеп тә тордым. Җавап бирделәр", дип көлдерде. ...Юлда башын югарыга күтәреп нидер сөйләнүчене күргән булсагыз, әллә ниләр уйлый күрмәгез. Сыерчыклар килүгә шатланучы редакция хезмәткәре булган ул!