Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә агачлар киселә

Язгы ташу турында күп сөйләнелә хәзер. Куркыныч янаган районнар рәтендә булмасак та, район үзәгендә дә саклану эшләре башланды. Олы Әтнәне икегә бүлеп аккан елга ярларында үскән, суга иелгән, бозларны тоткарлаучы агачларны кисү, боберлар тырышлыгы белән су агымына каршылык күрсәтүче агач өемнәрен чистарту башланды. Бу эшне Олы Әтнә авыл җирлеге күзәтчелегендә...

Язгы ташу турында күп сөйләнелә хәзер. Куркыныч янаган районнар рәтендә булмасак та, район үзәгендә дә саклану эшләре башланды. Олы Әтнәне икегә бүлеп аккан елга ярларында үскән, суга иелгән, бозларны тоткарлаучы агачларны кисү, боберлар тырышлыгы белән су агымына каршылык күрсәтүче агач өемнәрен чистарту башланды. Бу эшне Олы Әтнә авыл җирлеге күзәтчелегендә коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре башкара. «Сәти күпере» янәшәсендәге агачларны кистек, хәзерге вакытта авылның "Чәбе" дип йөртелгән өлешендәге агачларны кисү белән шөгыльләнәбез. Чистарту нәтиҗәсендә су кимеде. Су буена якын урнашкан хуҗалыклар үзләре дә саклану чарасын күрсеннәр иде», - ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев