Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән - "Эремчекле шарчыклар"

"Вконтакте"дагы укучыбыз бик җайлы һәм иртәнге чәйгә бик тә тәмле ризык рецепты тәкъдим итте. Эшләп карагыз, ошарга тиеш.

Кирәк:
2 йомырка, 250 грамм эремчек, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы содасы, 1 стакан он. Шулай ук ахырдан өстенә сибәр өчен шикәр оны һәм кыздырып алырга май да булсын.

Барысын да салып, камыр басыгыз. Тәгәрәтеп, кечерәк шарчыклар ясгыз һәм майда кыздырып алыгыз. Соңыннан табынга биргәндә, шарчыклар өстенә шикәр оны сибегез.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев