Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - балалар фестивале

Бәрәзә мәктәбендә "Әтнә балалар фестивале" булып узды, дип хәбәр итә Олы Мәңгәр мәктәбе сайты.

Фестивальнең төп кунагы - Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова булды. Олы кунак Әтнә районында уздырылучы бу фестивальне бик ошатты һәм аны Республика күләмендә уздырырга кирәк дигән фикер белдерде. Быел фестивальгә Саба районыннан да эшләр кабул ителде. Безнең мәктәптән фестивальдә 3 видео катнашты: "Сак йөрегез зур юлларда" (видеоклип), "Авылыбыз аксакалы" (Илсур абый турында документаль фильм), "Мәктәп җыртыклары" (Ералаш). "Авылыбыз аксакалы" 2 урын яулады, ә "Мәктәп җыртыклары" дипломант булды.

Әтнә районы укучылары өчен оештырылган Әтнә балалар видеофестивалендә безнең укучылар уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр итә Бәрәскә мәктәбе сайты да. Мәктәпнең видеофильмнар студиясе түгәрәге әгъзалары тәкъдим иткән "Җырлы-моңлы гаилә" дип исемләнгән кыскаметражлы фильм II урынга лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев