Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күпергә карап та сөенерсез...”

Олы Әтнә авыл җирлегенең Бәдри Җиһаншин урамындагы күпер төзекләндерелә башлаганын беләсез инде. Үзара салым акчасы үз ролен уйный, авыллар акрынлап төзекләнә, Аллага шөкер. Икенче күпер эшләнә. Бөтен хикмәт эшне кем эшләүдә, ничек итеп эшләүдә. Менә шунысы белән кызыксынып, фотоларга төшереп кайттым. Һәм сөенеп кайттым. Чөнки бу күперне дә Кече Әтнә...

Олы Әтнә авыл җирлегенең Бәдри Җиһаншин урамындагы күпер төзекләндерелә башлаганын беләсез инде.
Үзара салым акчасы үз ролен уйный, авыллар акрынлап төзекләнә, Аллага шөкер. Икенче күпер эшләнә. Бөтен хикмәт эшне кем эшләүдә, ничек итеп эшләүдә. Менә шунысы белән кызыксынып, фотоларга төшереп кайттым. Һәм сөенеп кайттым. Чөнки бу күперне дә Кече Әтнә чишмәсен төзекләндерүче Балтачтан килгән егетләр эшли.
- Борчылмасын авыл халкы, бер дигән күперле итеп китәчәкбез. Менә карагыз, булган күпердән метрлап читтән казыйбыз. Субайлар утыртабыз. Су менә моннан ага торган булачак... - дип, һәр эшләгән, эшләнәсе эшләрен сөйли ир-егетләр. - Балтачтан иртән 7 сәгать 30 минутта чыгып китәбез. Килүгә эшли башлыйбыз. 17 сәгатьтә эштән туктыйбыз...
Бүгенге көндә күпердә 6 оста, ике берәмлек техника эшли. Бу саннар үзгәреп торганын аңлагансыздыр инде. Нинди техника кирәк, шунысы килә. Яхшыга өметләник!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев