Кредит алам, дип, акчасыз калган
Җәмгыять

Кредит алам, дип, акчасыз калган

Бүгенге көндә бу факт буенча тикшерү бара.

(Буа, 12 декабрь, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районының бер авылында яшәүче 1974 елгы ир-ат интернетта кредит бирелү турындагы игълан күрә. Ул 150 мең сум кредит алырга заявка бирү өчен белдерү бирүчеләр белән элемтәгә чыга, дип яза җирле басма.

Алары ир-атка курьер аша кредит карточкасын кайтаруларын, тик аның өчен терминалдан 14300 сум акча күчерергә кирәклеген әйтәләр. Ир-ат шулай эшли дә.

Бүгенге көндә бу факт буенча тикшерү бара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/12/154098/


Нет комментариев