Күрәсе килә...
Аллаһның рәхмәте дими ни дисең инде, табигатьнең үзгәрүе искитмәле. Яз соңарды, җәе дә үзгә. Безнең кебек кечкенә авылларның кар белән күмелеп, юл юклыктан зарлануларын телевизордан карап беләбез инде. Язгы, көзге пычракларда бик кыен булса да, кыш көннәрендә Олы Әтнә белән авыл арасындагы юлны гел чистартып тордылар. Кайтучылар юлны "Южная трасса"дан...
Аллаһның рәхмәте дими ни дисең инде, табигатьнең үзгәрүе искитмәле.
Яз соңарды, җәе дә үзгә. Безнең кебек кечкенә авылларның кар белән күмелеп, юл юклыктан зарлануларын телевизордан карап беләбез инде. Язгы, көзге пычракларда бик кыен булса да, кыш көннәрендә Олы Әтнә белән авыл арасындагы юлны гел чистартып тордылар. Кайтучылар юлны "Южная трасса"дан ким түгел, диләр иде. Җитәкчеләребезгә җирле үзидарә җитәкчебез Ренат Мөхәмәдҗанов, юл оешмасы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов тырышлыгы бу, юлны һәрвакыт һәр иртән эшчеләр юлга чыкканчы чистартып торучы тракторчы Зөфәр Равил улы да авыл халкының һәр әйткәнен тыңлап тордылар. Алар ихлас күңел биреп эшләгәч, юлыбыз яхшы булды.
Җөлби юлы турында күп язылды инде, гел юклыктан зарландык. Укучы балаларга бик кыен икәнен дә аңлап, узган көз юл салу эшенә керешкән генә идек. Туктаусыз яңгырлар аркасында юл төзү эше тукталды. Юл булырмы, туктап калмасмы икән дип, без, өлкәннәр, бигрәк тә укучы балалар борчылды. Язгы кыр эшләре тәмамлану белән көннәр дә ачылып китте. Тукталган эш тә кузгалды. Юлда көн дә, төн дә эш тукталмый. Безне юллы итүдә үзенең тырышлыгын куйган районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, ТРсы Президенты Рөстәм Миңнехановка халык бик рәхмәтле. Юлчыларыбызның эше дә күз уңыннан югалмый, җитәкчеләребез көн саен килеп, юл төзелешен контрольдә тоталар. Юлы булып, балаларыбызның Комыргуҗа авылы мәктәбенең 11 сыйныфында укуларына ирешүләрен күрергә дә насыйп булсын. Мин үзем дә, биш балам да, биш туганым да шушы мәктәпне тәмамладык. Хәтерем дә уңай хатирәләр генә. Мәктәбен дә, авыл халкын да бик яраттым. Шуңадыр, күңелемә бик якын ул мәктәп. Оныкларым да укысын иде, дип телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев