Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге сәяхәтләр өчен иң арзанлы Россия шәһәрләре аталды

Рейтингка туристның чыгымы тәүлегенә 2-2,5 мең сумнан артмаган Россия төбәкләренең башкалалары сайланган. (Казан, 18 сентябр, «Татар-информ»). ТурСтат аналитик агентлыгы 2017 елның көзендә сәяхәт итү өчен туристларга иң арзанлы һәм популяр Россия төбәкләре башкалаларының рейтингын төзегән. Арзанлы шәһәрләр исемлеген Алтай краеның Барнаул шәһәре җитәкли, икенче һәм өченче урыннарда - Воронеж һәм...

Рейтингка туристның чыгымы тәүлегенә 2-2,5 мең сумнан артмаган Россия төбәкләренең башкалалары сайланган.

(Казан, 18 сентябр, «Татар-информ»). ТурСтат аналитик агентлыгы 2017 елның көзендә сәяхәт итү өчен туристларга иң арзанлы һәм популяр Россия төбәкләре башкалаларының рейтингын төзегән.

Арзанлы шәһәрләр исемлеген Алтай краеның Барнаул шәһәре җитәкли, икенче һәм өченче урыннарда - Воронеж һәм Краснодар, дип хәбәр итә "Российская газета"

Рейтингка туристның чыгымы тәүлегенә 2-2,5 мең сумнан артмаган Россия төбәкләренең башкалалары сайланган. Барнаул, Воронеж, Краснодар, Волгоград, Смоленск, Кемерово, Орел, Чиләбе, Брянск һәм Ижевск шәһәрләре сәяхәт өчен иң арзанлы шәһәрләр булган. Сәфәрнең тәүлек чыгымнарына ике кешенең кунакханәдә кунуы, кафедагы төшке аш, шәһәр музеенда булу кертелгән. Әлеге бәяләр 2017 елның сентябреннән чыгып исәпләнгән.

ТурСтат белгечләренең бәяләве буенча, 2017 елда Россиядә эчке туризм 60 миллион кешегә кадәр артырга мөмкин. "Эчке туризм күбесенчә вакыйгаи туризм хисабына арта: гастрономик фестивальләр, этнографик бәйрәмнәр, мәдәни чаралар", - дип ассызыкладылар агентлыкта.

Барнаулда инде берничә ел гастрономик фестивальләр оештырыла. Мәсәлән, сыр бәйрәме, ит яратучылар көне, бал бәйрәме. Алтай крае башкаласы Шукшин кинофестиваленең, Роберт Рожденственский әдәби фестиваленең, "Алтай кышлавы" бәйрәменең төп мәйданчыгы булып тора.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/18/148492/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев